„КУЛЫМНАН КИЛГӘНЧӘ ЯРДӘМ ИТӘРМЕН”

19 Декабрь, 2017 - 16:51

19 декабрь көнне БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, „Газпромтрансгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов район активы алдында чыгыш ясады, кабул итүгә килгән балтачлылар белән аралашты, ярдәм сораучыларга кулыннан килгән кадәр һәрдаим булышырга әзерлеген белдерде.

Хакимият хезмәткәрләре, бүлек, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары белән очрашу район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның чыгышыннан башланды. Ул кыскача районның социаль-икътисади үсеш торышы белән таныштырды.

Илгиз Әхвәс улы авыл хуҗалыгына салынган дәүләт инвестицияләре, бу өлкәгә җәлеп ителгән инвесторлар эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы кооперативларын оештыру, юл һәм суүткәргечләр төзү мәсьәләләренә җентекле тукталды. Һәр өлкәдә тоемлы ярдәм күрсәткәне өчен Шамил Госман улына рәхмәт сүзләрен белдерде.

Шамил Шәриповның чыгышында илебездәге сәяси тормыш, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Юлламасында билгеләнгән төп юнәлешләр, районда булган уңай үзгәрешләр һәм көнүзәк мәсьәләләр, „Бердәм Русия” партиясе үсеше һәм проектлары чагылыш тапты.

„Дөньяда бүген тотрыксызлык бар: хәрби конфликтларның илебезгә якынлашуы, террористик актлар, Русияне союздашларыннан аерырга тырышу сәясәте, „төсле” революция технологияләре... Мондый шартларда дәүләтебез үзенең позицияләрен тотып калсын өчен без, Русия халкы, илебез лидеры тирәли берләшергә тиешбез. „Бердәм Русия” партиясе челтәре илдә киң тармаклану алды. 90 меңгә якын „первичка” эшли. Бу бик яхшы. Димәк, без халыкка, аның тормышына якынбыз. Партиянең эшчәнлек юнәлешләреннән Президент башлангычы белән тормышка ашырылган коррупциягә каршы көрәшне генә алыйк. Күпме җинаятьчеләрне фаш итте бу көрәш! Әлбәттә, тиз вакыт эчендә коррупцияне җиңеп булмый. Әмма бүген илдә „бөтен нәрсә дә ярый, бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә” дигән атмосфера юк. Рөстәм Зәки улы халык белән бергә һәм аның имин тормышы өчен җаваплы булуны Юлламасының төп линиясе итеп ассызыклады. Ул Корылтай депутатлары алдында чыгышында авыл кешеләренә аерым игътибар бүлде. Бүгенге очрашу да — шушы сәясәтнең бер чарасы. Халык өчен файдалы эшләргә кушылып, депутат буларак, кулымнан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә әзермен”, — диде Шамил Госман улы.

Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов — янгын сүндерү машинасы биргән өчен, Иске Янбай авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Ахунов Иске Уразай авылында Мөнәвәрә чишмәсен төзекләндерүгә булышлык күрсәткән өчен Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатына рәхмәт белдерде. Чара азагында Шамил Госман улы Риф Хөснуллинга республика ветераннар оешмасының 30 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды.

Депутат 19 кешене кабул итте. Очрашуга килүчеләр тарафыннан Тибел, Түбән Кансөяр, Янактай, Курач авылларында, Тучыбай һәм Түбән Сикияз авылларының калган урамнарында, район үзәгенең Урман урамында газ үткәрү мәсьәләләре күтәрелде. Шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

Гомум алганда, кабул итүдә күпчелек район, авыллар киләчәге өчен мөһим проблемалар аңлау һәм яклау тапты. Мәсәлән, „Танып” хоккей клубы президенты Алмаз Абдуллин — шугалакны кардан тазарту өчен машина һәм ун балага хоккей формасы, Рәзилә Әминова — мәктәпкә спорт инвентаре алу өчен матди ярдәм, Рәлиф Шакирҗанов Иске Янбай авылы мәчетенең түбәсе һәм җылыту системасын ремонтлауда булышлык күрсәтүне сорады. Район эчендәге юллар проблемасын исә район Хакимияте башлыгы шәхсән игътибар үзәгенә алуын, Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры райондагы хәл белән танышканнан соң минипроект төзелеп, бу мәсьәләнең район көче һәм төрле программаларга кереп чишеләчәген белдерде.

Бу көнне БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов яшь хоккейчыларның уенын да карады.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.