Матур башлангычлар дәвам ителер

19 Декабрь, 2017 - 16:42

Һәр ел Русиядә һәм Башкортстанда аерым бер девиз, максатчан юнәлеш белән үтә. Бүгенге экология торышы заман таләбе һәм һәрберебезнең язмышына бәйле шәхси проблема итеп кабул итүне кешеләргә җиткерү максатыннан 2017 ел Тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Районда бик күп эшләр башкарылды. Тирә-як мохитне саклау елы чикләрендә районда Хакимият башлыгы карары белән эш планы кабул ителде, оештыру комитеты булдырылды.

Язгы ташкыннарны үткәрү өчен барлык эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару — иң тәүге мәсьәлә иде. Республика Хөкүмәте карары, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының приказына ярашлы 8 апрельдән 13 майга кадәр район территориясендә экологик өмәләр үтте, күләмле эшләр башкарылды.

22 апрельдә „Яшел Русия” Бөтенрусия акциясе бөтен халык өчен чакыру булып яңгырады. 16 сентябрьдә Республика бердәм өмә безнең районнан 1400 кеше катнашты. Бу эшләрнең максаты — кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын экологик мәсьәләләргә юнәлтү, экологик культураларын күтәрү иде.

Бу максатта ел әйләнәсенә барлык уку йортларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, „Романтик” яшүсмерләр клубында, балалар иҗаты үзәгендә экологик дәресләр, башка чаралар, китапханәләрдә бу темага күргәзмәләр, очрашулар үткәрелде.

Район Хакимияте инициативасы белән „Чиста яр” акциясе оештырылды. Ул 13нче июньнән 19нчы июньгә кадәр дәвам итте. Елгалар, аларның ярларын чистарту бурычы төрле оешма хезмәткәрләренә йөкләтелде. Бу акциядә халык актив катнашты. Бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.

22 август көнне Уфадан „Табигать” предприятиесеннән терекөмеш лампа җыя торган экомашина килде. Балтачлылар бу акциягә теләп кушылды. Күптән сафтан чыккан лампаларын махсус урынга илтеп тапшырдылар. Бу урындагы халыкның, аңлы, җаваплы булуын тагын бер кат дәлилләде.

Авыл биләмәләре территорияләрендә чишмәләр тәртипкә китерелде, төзекләндерелде. Каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннары (чүплекләр) тәртипкә китерелде. Район территориясендә эшләр гади кешеләр, җитәкчеләр белән берлектә башкарылды. Эшебез республика һәм район матбугат чараларында даими яктыртылды. Атап әйткәндә, район гәзите хәбәрчесе Дамир Хәйртдинов экологик проблемаларны яктыртуда, аларны халыкка җиткерәдә зур эш башкарды.

Әйтергә кирәк, тирә-як мохитне, табигатьне саклау турында кабул ителгән РФ һәм Бр законнарын һәм башка норматив-хокукый актларны үтәү эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Барлык буын вәкилләренең экологик культурасын күтәрү көндәлек эшкә әверелсен иде. Моның өчен һәр хезмәт коллективларында, уку йортларында әңгәмәләр алып барылсын, конкрет эшләр башкарылсын иде.

Проблемаларны хәл итүдә шәхси эшкуарлар, депутатлар, партия әгъзаларына активрак катнашырга кирәклеге көн кебек ачык. Тирә-як мохитебез торышын күркәм, чиста итүгә юнәлтелгән эшләр тезмәсе киләчәктә тагын да җанлырак башкарылыр. Табигатебез сулышына битараф булмаган гражданнарның экологик культурасы елдан-ел үсәр дип ышанасы килә. Экология елы дәвам итәргә тиеш. Без үзебезнең районда эшләр арытабан да дәвам итәр дигән фикердәбез.

Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләрен карап, тикшереп, җавап бирергә тырышабыз. Кешеләрнең бер-берсе белән бәйле мөнәсәбәтләрен, бигрәк тә күршеләр арасындагы аңлашылмаучанлыкларны экология сораулары белән бәйләргә тырышу дөрес түгел. Яшәгән җирдә чүп яндыру, кунактан кайтышлый юлга ризык калдыкларын машинадан ыргыту, изге, шифалы сулы чишмәләр янында хәмер эчү, күршеңә юындык сулары агызу, җәмәгать урыннарында , бигрәк тә сабыеңны балалар бакчасыннан алырга барып тәмәке көйрәтеп, төпчеген аяк астына ыргыту кыргый күренеш. Тирә-якның чисталыгы үзебезгә бәйле булуын онытмыйк.
Рифат САФИН,
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты дәүләт инспекторы, Башкортстанның атказанган экологы.