Балалар, туганнар, хезмәт белән көчле алар

15 Декабрь, 2017 - 15:30

Авылда мәктәп, клуб, хәтта магазин да юк. Биш укучы Штәнде урта мәктәбенә йөреп белем ала. Уңганнар һәм өлгерләр өчен мал асрарга, бал кортлары үрчетергә моннан да уңайлырак урын юктыр, мөгаен. Әрдәгештә көн итүче Инзилә һәм Ильяс Нигъмәтуллиннар гаиләсе үз тырышлыгы белән җитеш тормышта яши, дүрт бала тәрбияли, аларны һөнәрле итү хәстәре белән яши.

Ильясның әти-әнисе — Рәфилә һәм Сәгыйтҗан Нигъмәтуллиннар биш ир баласына да Әрдәгештә йорт салган. Сәгыйтҗан абыйның (инде мәрхүм) хәстәрлеге белән биш бертуганнар туган авылларында төпләнгән. Кечеләре Ильяс үз бәхетен якыннан табып, матур итеп гомер кичерә. Яшәгәндә авыр чакта таянырдай туганнарың булу — үзе зур байлык.

Ильясның тормыш иптәше — Инзилә Рафаэль кызы Штәнде авылында туып-үскән. Инзилә дә иренең туганнары белән тату яшәвен билгеләде. „ Авылда эш күп. Түшәм юу, мал сую — булсынмы, өч килендәш бер-беребезгә ярдәмләшеп көн итәбез, дөнья көткәндә туганнар зур терәк”, — ди ул. Инзилә Благовещен шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштергән, Әрдәгешкә килен булып төшүенә — 18 ел. Балалар тәрбияләп, йорт эшләренә чорналып вакыт үткәнлеге сизелмәгән. Гаилә башлыгы Ильяс тәүдә совхозда механизатор, соңрак терлекче булып эшли. Әлеге мәлдә Инзилә һәм Ильяс күпләп бал кортлары үрчетеп, мал-туар сатып көн күрәләр.

Инзилә һәм Ильяс Нигъмәтуллинар дүрт балага гомер бүләк иткәннәр. Өлкән уллары Ильмир Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының икенче курс студенты. Егет тракторчы һөнәрен үзләштерә. Экскаваторчы, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә дә укый.Кызлары Гөлназ Чайковский шәһәрендә педагогия училищесында белем ала. Һөнәр үзләштерү белән беррәттән, төрле түгәрәкләрдә шыгыльләнә.

Өченче һәм дүртенче уллары Илгиз белән Нияз Штәнде урта мәктәбе укучылары. Мәктәптә оештырылган дзюдо, лапта түгәрәгенә йөриләр.

— Балаларыбыз печәнен дә чабалар, утынын да яралар. Алар бөтен эшне белеп үсә. Кызыбыз Гөлназ исә эше ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлми. Кызу печән чорларында урманнан кайтып керүбелән аш-су әзерләргә тотына. Бал кортларын караганда да балаларыбыз— төп ярдәмчеләребез, —ди Нигъмәтуллиннар.
Рифина НИГАМӘЕВА.