„Замандаш”ка —25 яшь

14 Декабрь, 2017 - 15:56

Иҗатны үз иткәннәр ансыз яшәүне күз алдына да китерми. Балтач районында каләм тибрәтүчеләр бихисап. Күпләре иҗатны камилләштерү өчен язучыларның әдәби оешмасы эшендә актив катнаша. Башкортстанның төньяк районнарында яшәп иҗат итүчеләр, шул исәптән балтачлылар „Замандаш”әдәби берләшмәсе эшендә активлык күрсәтә. Яңавыл язучылар оешмасы чирек гасыр юбилеен билгеләде. Бу иҗатка бәйле оешма өчен шактый вакыт. Юбилейлы елны билгеләп, үткәннәрне искә алып, алдагы планнар белән уртаклашу өчен Яңавыл шәһәре иҗатчыларны җыйды.

Бирегә Башкортстан язучылар берлеге вәкилләре, Татарстан әдипләре, төньяк районнарыннан шигырь, чәчмә әсәрләр иҗат итүчеләр, әдәбият сөючеләр җыелды. Тантанада „Замандаш” әдәби берләшмәсенең җаваплы секретаре Фәрит Суфияров башкарылган эшләр турында бәян итте, юбилейлы датага бәйле нәшер ителгән әдәби антологиядә актив иҗатчыларның әсәрләре дөнья күрүенә тукталды. Фәһемле аралашу эзсез үтми, яңадан-яңа иҗатка этәргеч бирүен сызык өстенә алды ул.

Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Рәшит Зәйнуллин әдәбият илһамлылар шөгыле икәнен билгеләп, оешмага кыйммәтле бүләк — китаплар тапшырды. Киң танылган шагыйрь Хисмәтулла Юлдашевның чыгышында бүген һәм киләчәккә бәйле ялкынлы хискә бай әсәрләре белән таныштырды. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, шагыйрә Тамара Искәндәрия яшь буынны матур әдәбият аша тәрбияләү өчен гәзит-журналларга язылу мөһимлегенә тукталды.

Иҗатчыларны җыйган кичәгә Яңавыл шәһәре мәктәпләреннән югары сыйныф укучылары килгән иде. Әмма заман шаукымына бирелеп, күбесе чарада урыс телендә аралашуны хуп күрде. Республиканың алты төньяк районарыннан килгән вәкилләр чыгышында әдәбияткә булган мәхәббәт чагылды, иҗади күчтәнәчләр тәкъдим ителде. Балтач районыннан Рима Вәлиева-Каһарманова яшьләргә җиһан тарафыннан ана теле итеп бирелгәнен онытмаска чакырып мөрәҗәгать итүен хуплап залдагылар дәррәү алкышлады. Татар, башкорт, мари, удмурт, чуваш һәм башка туган телләр икенче планга калмасын иде, бишек җыры бәхеткә ачкыч бирүен иң элек ата-ана аңлап, баласына мирас итеп калдырсын иде, дигән фикерне сызык өстенә алды ул. Телне белгән бала милли әдәбиятне үз итә. Яңавыллылар моңа битараф булмауларын әдәби кичә ачык күрсәтте.

Биредә катнашкан шагыйрьләрнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Концертта башкарылган дәртле биюләр, моңлы җырлар, эчтәлекле шигырьләр тамашачы күңеленә хуш килде.

„Замандаш” әдәби берләшмәсе иҗатны үз иткәннәргә илһам өстәп, юнәлеш биреп озак еллар яшәсен.
Роза ГӘРӘЕВА.