Балтачта теннисны яраталар

14 Декабрь, 2017 - 11:16

Районыбызда өстәл теннисын үз итүчеләр саны елдан-ел арта. Чираттагы район ярышларында төрле яшь категорияләрендә спортчылар көч сынашты.2000—2002нче елларда туганнар арасында — 15, 2003—2004нче елларда дөньяга килүчеләрдән —27, 2005—2007 нче еллардагылар арасында 17 укучы катнашты. Иң кече төркем —2008нче елда туганнар арасында 6 бала өстәл теннисы спортында үзләрен сынады.

2000—2002нче елларда туганнар арасында Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучысы Денис Лихолетов беренчелекне яулады. Нөркәмәктәбеннән Радмир Насыйбуллин икенче урынга лаек булды. Район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укучысы Линар Шәрипов өченче урынга чыкты. Кызлар арасында шушы яшь категориясендәИске Балтач 1нче урта мәктәбеннән МиләүшәКарамова — беренче, Эльнара Нарвина икенче урыннарга чыктылар. Түбән Иванай урта мәктәбеннән Анастсия Михайлина өченче урынга лаек дип табылды.

2003—2004нче елларда туганнар арасында Түбән Иванай урта мәктәбеннән Юра Минилгалин җиңү яулады. Иске Уразай мәктәбеннән Эдуард Васильев икенче урынга чыкты. Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Радим Шәйхаттаров өченче урынга лаек булды. Кызлар арасында район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укучысы Илзида Гатина җиңү яулады. Шул ук белем учагыннна Эльвина Җиһангирова — икенче, ДиләрәВәлиәхмәтова өченче урыннарга чыктылар.

2005—2007нче елларда туганнар арасында Иске Уразай урта мәктәбеннән Ильяс Ульданов җиңүче булды. Тучыбай урта мәктәбеннән Радим Әхмәтҗанов икенче урынга чыкты. Штәнде урта мәктәбе укучысы Алмаз Карамов өченче урынга чыкты. Кызлар арасында Иске Уразай мәктәбе укучысы Диана Шәйхлисламова алдынгылыкны бирмәде. Тучыбай урта мәктәбе укучысы Назгөл Бакирова икенче урынга лаек булды. Иске Уразай урта мәктәбе укучысы Гөлшат Шәйбакова өченче урынга чыкты.

2008нче елда туганнар һәм кечерәкләр арасында Нөркәурта мәктәбе укучысы Марат Табилов җиңү яулады. Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы— Юрий Каляев икенче, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Илнар Сәфәров өченче урынарга чыктылар.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең Чыңгыз Хәсәнов „ Җиңүгәомтылыш” номинациясендәҗиңү яулады.

Кызлар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучыс ы Карина Йосыпова җиңү яулады. Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Евгения Ипаева икенче урынга чыкты.