Балтач герчеләре ярышлардан призлы урыннар яулап кайтты

13 Декабрь, 2017 - 16:57

10 декабрь көнне Белорецк шәһәрендә гер күтәрү буенча Башкортстан Беренечелегенә ярышлар узды. Бу ярышларда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашып, призлы урыннар алуга иреште.

Республиканың 20 районыннан 250 укучы гер күтәрүдә үзен сынады. Безнең район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең гер күтәрү тәгәрәгендә шөгыльләнүче 8 укучы бәйгедә катнашты. Алар барысы дат тренер Ильяс Шәймөхәмәтовларның укучылары.

Райондашыбыз Розана Кашапова Башкортстан рекордын куйды: ул 63 килограмм авырлык категориясендә 10 минут эчендә 16 килограммлы герне 160 тапкыр күтәрде. Филүс Хуҗиев озын циклда, герне ике ысул белән күтереп, икенче урын алуга иреште. Ленар Мәрванов беренче урын яулады.
Денис Гәрәев озын циклда, герне ике ысул белән күтәрүдә өченче урынга чыкты.
Озын циклда һәм герне ике ысул Филүс Хуҗиев, Айгиз Хәйдаршин, Данил Гыйззәтуллиннар — икенче урыннарны алуга ирештеләр.
Герне ике төр белән күтәрүдә райондашларыбыз Айназ Хәйдаршин һәм Марсель Фәрхетдиновлар дүртенче ураннарга чыктылар.

Розана Кашапова, Филүс Хуҗиев, Айгиз Хәйдаршиннар гер күтәрү буенча 1нче разряд минимумын үтәделәр.
Бренече урын яулаган райондашларыбыз Русия беренчелеге ярышларына юлланачак. Афәрин, гер күтүрүдә сынатмаган райондашларыбыз.
Лилия СӘФӘРОВА,
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары