Балтач район балалар иҗат үзәге „Театр иле” берләшмәсе ел дәвамында уңышлы эшләде

13 Декабрь, 2017 - 09:54

Балалар иҗаты үзәгендә 2016нчы елдан алып „Театр иле” берләшмәсе хәрәкәт итә. Түгәрәк җитәкчесе Гөлфирә Хәсәнова балалар белән төрле әкиятләр, әсәрләрне сәхнәләштереп, тамашачы хөкеменә чыгара.

Әкият аша бала дөньяны танып белергә, изгелектән явызлыкны аерырга өйрәнә. „Театр иле” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр дә әкият персонажлары аша үз сүзләрен тамашачыга җиткерә. Район үзәгенең барлык балалар бакчаларында сабыйларга әкиятләр күрсәтергә өлгергән алар. Район китапханәсендә дә чыгыш ясаганнар.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең укучылары „Теремок”, район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укучылары „Мәче өе” әкиятләрен сәхнәләштереп, реабилитация үзәгендә чыгыш ясадылар. Балалар зур кызыксыну белән әкиятләрне карады. Тагын да очрашырга сүз куешып реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре белән хушлашты алар.