Тантаналы рәвештә хәрби хезмәткә озату

11 Декабрь, 2017 - 16:12

Балтачтагы бер күркәм традиция буенча язгы һәм көзге чакыру чорында егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы рәвештә озаталар. Быел көзге чакыру кампаниясе ахырында тантана янә кабатланды. Булдыклы ил сакчылары киләчәгенә ата-аналар гына түгел, райондашлар да битараф калмаганын бу чара ачык дәлилләде.

Кышның тәүге салкыннары башланган иртәдә бер төркем егетне балтачлылар шулай ихлас мөнәсәбәтен күрсәтеп озатты. Булачак солдатлар якыннары белән бергә хәрби комиссариат бинасы алдына җыелды. Җанлы аралашу, әңгәмәләшү. Тик ата-аналар гына бераз борчыла. Ә әтиләргә үткәннәрне искә алырга бер этәргеч биргән мизгел бу. Усман авылыннан Вадим Хәмәтҗанов кайткач Нефтекама шәһәрендә колледжда читтән торып укуын төгәлләргә исәп тота. Егетнең абыйсы, туганнары исән-имин хезмәт итүен теләп калалар. Әтисе Азат Дәүләтҗан улы Свердловск (ул чакта шулай атала) шәһәрендә хезмәт иткән.

„Авыр итеп кабул итмәскә инде. Бер ел эчендә төгәл эшкә өйрәнеп кайтырга кирәк,”— диде ул. Богдан авылыннан Алмаз Хәмәтханов Нефтекама шәһәрендә „Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм” юнәлеше буенча колледж тәмамлаган. Әтисе Айбулат Хәмәтханов Ульяновскийда үткән солдат юлларын телгә алды. Апасы һәм сеңелесе туганнары аның үрнәкле хезмәтенә ышанып калуларын сызык өстенә алды ул. Иске Балтач авылы егете Рудаль Шәртдинов эшкуар Илнур абыйсы җитәкчелегендә хезмәт юлын башлаган. Абыйсы Айдар исә хәрби офицер. Энесенә хезмәтнең нечкәлекләрен өйрәтергә мөмкин. Әтиләре Шәйхлислам Факай улы Венгриядә танкист булып хезмәт итүен тормыш мәктәбе итеп искә ала.

Көндәшле авылыннан Руслан Фаләсупов исә Екатеринбург энергетик колледжын тәмамлаган дипломлы белгеч. Улы хәрби хезмәттә дә үзен тик яхшы яктан күрсәтер, дип ышанып кала әнисе Алсу Фаләсупова. Старт алу бер хәл, финишка лаеклы килүдән гыйбарәт бит аларның максатлары. Солдат буларак та алдынгылар рәтендә булырлар әле .Тик яннарына яхшы кешеләр очрасын, шунысы мөһим...

Тантана башлану белән егетләр тигез сафка тезелде. Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева ерак юлга чыгасы егетләргә теләкләр җиткерде. „ Бу сез хәтерегездә кала торган көн. Барыгызның да исән-сау
булып туган якларыгызга әйләнеп кайтуыгызны телим. Мондый булдыклы егетләр үстергән ата-анага рәхмәт. Туган ягыгызга исән-имин кайтуыгызны телим”,— диде һәм сүзне район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимовка бирде. „Сөлектәй егетләрне хәрби хезмәткә озатабыз. Бүген безнең районнан ил сагында 100дән артык солдат. Көзге чакыру кампаниясендә ике дистәдән артык егет чакырылды.

Мәсәлән, Асавка авылыннан Фәния һәм Родя Муллаяровлар гаиләсеннән бүген өч уллары хезмәт итә. Гәзит битләрендә лаеклы хезмәт иткән райондашларыбыз турында хәбәрләр дөнья күреп тора. Сез дә йөзгә кызыллык китермәссез. Яхшы хезмәт итәрсез.Физик һәм әхлак ягыннан ныгып исан- сау кайтыгыз”, — дип хәерле юл теләде Фирдәвис Гайнел улы. Булачак солдатларга ихлас теләкләрне Иске Балтач, Нөркә, Богдан, Көндәшле авыллары биләмә башлыклары Эльмар Галимҗанов, Флидә Гыйндуллина, Флария Солтанова , Флорид Аскаровлар туган якларында исән-имин кайтуларын көтеп калуларын телгә алдылар. Автобуска утырган балтачлыларның хәрби тормышлары башланды. Якыннары белән һәрдаим элемтәдә булып, яхшы хезмәт итеп кайтуларын теләп, изге уйда калды озатучылар.
Рима ВӘЛИЕВА.