Кубок — балтачлыларда

11 Декабрь, 2017 - 14:54

Узган җомгада „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Таиланд боксы буенча ярышлар узды. Бәйгеләрдә балтачлылар һәм Бөре шәһәре спортчылары Район Хакимияте башлыгы кубогына көч сынашты.
„Яшьлек” тә Таиланд боксы буенча түгәрәк сентябрь аеннан янә эшли башлады. Тренер Владислав Мамедов яшүсмерләр белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ир балалар зур кызысыну һәм теләк белән секциягә йөри. Биредә оештырылган ачык турнир спортчыларга үзләрен күрсәтергә, сынап карарга һәм башка спортчылар белән аралашырга мөмкинлек бирде.
Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бирегә җыелганнарны сәламләп, спорт кешене физик һәм рухи яктан көчле рухлы иткәнлеген билгеләп, көчлеләр җињү яуласын дигән теләкләрен җиткерде. „Яшьлек” комплексы директоры Фәрит Галимов, физик культура һәм спорт комитеты баш белгече Данис Шакировлар Таиланд боксныњ тарихы, аныњ ел саен популярлаша баруын сөйләделәр, җәрәхәтсез уеннар теләделәр. Баш судья Владислав Октайевич бәйге шартлары белән таныштырды.
Ярышлар киеренеке барды: 27 килограммга кадәр авырлык категориясендә Айдар Галимов (Балтач) беренче урын яулады. Максим Варавкин (Бөре) икенче урынга чыкты. Данир Хәсәнов (Балтач) өченче урын белән бүләкләнде.
Утыз өч килограммга кадәр авырлык категориясендә Тимур Әхкәмов (Балтач) җињү яулады. Икенче урында Бөре шәһәреннән Руслан Челнынцев. Марсель Ахунов (Бөре) өченче урынга лаек дип табылды.
Утыз биш килограммга кадәр авырлык категориясендә Руслан Әминев ( Бөре) җињүче дип табылды. Альфред Әхмәтов( Балтач) — икенче, Богдан Белобородов (Бөре) өченче урыннарга чыктылар.
Кырык килограммга кадәр авырлык категориясендә Андрей Султаняров (Бөре) беренечелек не яулады. Бөредән Максим Челнынцев — икенче, Денис Чиглинцев өченче урыннарга чыктылар.
Кырык биш килограммга кадәр авырлык категориясендә җињүчеләрнењ өчесе дә балтачлылар. Радмир Мәрдәнов— беренче, Ильяс Шәйбаков— икенче, Ильяс Зиннуровлар өченче урыннарга чыктылар.
Илле биш килограммга кадәр авырлык категориясендә Денис Лихолетов (Балтач) җињүче булды. Никита Русеков ( Бөре) икенче урын белән бүләкләнсә, өченче урында Денис Ходайметов ( Балтач) чыкты.
Җитмеш килограмм авырлык категориясендә Денис Каляев (Балтач) җињүче дип танылды, Даниил Фәйрузов ( Бөре) икенче урын белән билгеләнде. Бөредән Роман Степановка өченче урын бирелде.
Гомумкоманда зачётында Балтач районы командасы җињүче дип танылды һәм Кубок райондашларыбыз лаек булды.
.