РИШВӘТЧЕЛӘРГӘ ЗАКОН ТАЛӘПЛӘРЕ КАТГЫЙ

8 Декабрь, 2017 - 16:33

Дәүләт тарафыннан эшкуарлыкны үстерүгә кирәкле шартлар, уңайлы инвестицион климат тудыру, намуслы малтабарлыкны яклау һәм „күләгәдәге” икътисадның өлешен киметү сәясәте алып барылганда коррупция белән көрәш аеруча көнүзәк төс ала.

Агымдагы елда район прокуратурасы коррупциягә каршылык күрсәтү турында законнар үтәләшен тикшергәндә 33 закон бозу очрагын ачыклады. Аларны бетерү максатында 15 протест, 17 күрсәтмә кертелде. Нәтиҗәдә 13 вазифалы шәхес тәртип җаваплылыгына тарттырылды, 1 гариза судка җибәрелде.

Аерып әйткәндә, район прокуратурасы күрсәтмәсе буенча керем, чыгым, милек, милек бурычлары турында мәгълүмат бирмәгән өчен Шәвъяды авыл советы депутатының ышаныч югалтуга бәйле вәкаләтләре туктатылды.

Балтач район прокуратурасы хөкем ителүче Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгының 23 ноябрьдә вазифасыннан бушатылуына иреште. Милек үзләштергән өчен хөкем карарының законлы көченә керүе прокурор катнашуына нигез булды (РФ Җинаятьләр кодексының 160нчы статьясы өченче өлеше).

Ришвәт бирергә теләгән өчен бер кеше хөкем ителде. Автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче гражданин полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәкче була. Инспекторның җинаять җаваплылыгы турында кисәтүенә карамый, гражданин „бүләк” биреп кенә котылырга уйлап, административ хокук бозу турында протокол төземәүне үтенүен дәвам итә. Суд бу гражданинны гаепле дип таныды һәм җинаять җаваплылыгына тарттырды.

Балтач районы прокуроры гаризасы буенча суд чиновник һәм аның гаиләсе алдында муниципалитетка законсыз рәвештә алынган җир участогын кире кайтару таләбе куйды. Район Хакимиятенең элекке эшләр управляющиена карата хөкем карары үз көченә керү судка мөрәҗәгать итәргә нигез бирде. Элекке эшләр управляющие вазифа вәкаләтләре белән законсыз файдаланган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде (РФ Җинаятьләр кодексының 285нче статьясы беренче өлеше).

Коррупция фактлары билгеле булса, гражданнар район прокуратурасына хәбәр итә ала.
Радмир ХӘБИРОВ,
район прокуроры вазифаларын үтәүче.