КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОН БЕЛӘН КИРӘК ЧАКТА ГЫНА, СИРӘГРӘК КУЛЛАНЫГЫЗ

8 Декабрь, 2017 - 16:26

Кайчан һәм кайда телисең, шунда телефоннан сөйләшүе, әй, рәхәт бит! Өйрәндек инде кесә телефоннарына! Кәрәзле телефон ярдәмендә баланың кайда йөргәнен дә контрольдә тотып була. Ерактагыларының хәлен белеп, күңелне тынычландырырга да яхшы. Элек ничек яшәдек икән бу кесә телефоныннан башка?! Шулай дигән чаклар күп. Телефонның зарары турында исә уйланмыйбыз да...

Беренче карашка кәрәзле телефон куллану рәхәт, матур күренеш. Әмма заман яңалыгының балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә зыянлы булуын да онытмыйк әле. Баланың организмы формалашып кына килә, ул үсә. Аның баш сөяге өлкән кешенекенә караганда күпкә нечкәрәк, шуңа күрә баш мие электромагнит нурланышны ун тапкырга артыграк сеңдерә.

Бу турыда алдагы саннарда Флорида НУРМӨХӘМӘТОВА язмасын укыгыз.