Халыкара конкурс-фестивальдән җиңү белән

7 Декабрь, 2017 - 16:04

„New Dance” заманча бию коллективы районда иң яшь ансамбль. Ул 2007 елда, балалар сәнгать мәктәбенә хореограф Венера Баландина эшкә килү белән оеша. Ун ел эчендә коллектив тамашачы хөкеменә кабатланмас биюләр чыгара, конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. Күптән түгел коллективның өлкән төркеме Уфа шәһәрендә оештырылган „Уралда йолдызлар яңгыры” халыкара конкурс –фестивальдә катнашып, беренче урын яулады.

Биючеләрнең үзләренә генә хас стиле, юнәлеше бар. Заманча көй астында җитез һәм бердәм хәрәкәтләр, мимика, чагу костюмнар — болар барысы да Венера Баландина сәхнәгә чыгарган биюләрне кабатланмас итә. Венера Валияхметовна биюләрне куйганда, тәү чиратта, балаларның холык-фигыленә таяна. Бер төркем укучылары башкарган биюләрне башка балалар белән кабаттан сәхнәгә чыгарып тамашачыны ялыктырмауны өстен күрә. Балалар зур теләк белән, яңалык, аралашу, ихлас мохит эзләп бию түгәрәгенә йөри. Балаларны заманча биюләрдәге энергетика, хореографның сабырлыгы да үзенә тартадыр, бәлки. Халык биюләрендә стилизация алымын да отышлы куллана җитәкче.

Төркемнәргә килгәндә Венера Баландина оештырган бию түгәрәгендә балалар 1нче сыйныфтан алып шөгыльләнә. Биш ел дәвамында бию серләренә алар өйрәнә. Разминка, станок каршында күнегүләр башкару, сәгатьләр буена хәрәкәтләр ясау болар барысы да сәхнә артында кала. Венера Баландина биюләрне сәхнәгә кую белән беррәттән, костюмнарны да үзе тегә.

2009нчы елда „New Dance” бию коллективы тәү тапкыр республика күләмендәге „Йәйгор” конкурсында катнашып, өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. Шул ук елны „Алтын дага” фольклор конкурсында беренче урын алуга ирешә. Агыйдел шәһәрендә үткән „Мәскәү-Агыйдел-транзит” VI Бөтенрусия бию бәйгесендә өченче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Коллективның солистлары Рания Билалованың иҗат кичәсендә катнаша. Нефтекама шәһәрендә узган „Зур Уралның вакыт ритмы” конкурсында шәһәр Хакимиятенең махсус бүләгенә ия була.

Хореограф Венера Баландинаның хезмәтенең җимешләре озак көттерми: 2012нче елда колективка үрнәкле исеме бирелә. Бу исем тагын да илһамланып эшләргә этәргеч бирә. 2015нче елда Уфада узган „Талант канатларында” конкурс-фестивальдә өченче урын яуладылар.

Күптән түгел „New Dance” бию коллективының җиңүләр копилкасы тулылынды. „Уралда йолдызлар яңгыры” халыкара конкурс-фестивальдә катнашып, коллективның өлкән төркеме беренче урын яулады. Биюче кызлар Алия Нуркаева, Арина Мөҗипова, Ирина Хәйруллина, Илсөя Закирова, Алина Кашапова, Лилия Әхтәмова, Лилия Шәихова, Ләйсән Фәрхетдинова, Эвелина Сайранова, Диана Гыйльметдинова, Гүзәл Гайсина, Вероника Павловалар жюри хөкеменә ике бию тәкъдим итте. Япон мотивлары буенча „Чәчәк атучы чия” һәм „7:40” яһүд биюе кебек яңа биюләрне башкардылар. Афарин, кызлар! Арытабан да уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Рифина НИГАМӘЕВА.