„Игелекле балаларың булуы — зур бәхет”

7 Декабрь, 2017 - 15:55

Олыгайган көндә балаларның ата-анасы өчен җан атып торуы энҗе-мәрҗәннәрдән кыйммәтрәк. Бу һәркем өчен көн кебек ачык. Бигелде авылыннан Рәфизә Ситдыйк кызы һәм Габдинур Шайбәк улы Шайбәковлар иң зур бәхет терәк булырлык дәвамыңда икәнен һәрчак билгелиләр. Һөнәрләрендә көнне төнгә ялгап эшләгәндә салган көчләрен бернинди бизмәннәрдә үлчәү мөмкин түгел. Дөнья мәшәкатьләрен читкә калдырып, булмаганда кылны кырыкка ярыр чаклары күп. Шул мәлне Шайбәковлар кечкенә балаларын кул арасына кертеп хезмәт тәрбиясе биреп үстерәләр. Үз үрнәгендә нарасыйларын өйрәтеп багу нәтиҗәседер инде бу...

Мәхәббәтләрен чит якта эзләргә туры килми аларга. Бер авылда туып- үскән егет белән кыз сөюләрен янәшәдә таба... Рәфизә гаиләдә кече бала, өлкәнрәкләре Шәмгыя, Галия, Хәлимә апаларының тырыш ярдәмчесе булып үсә. Колхозда әти-әнисе көч сала. Ферма мөдире булып эшләгән әтисе Ситдыйк Мөхәмәди улын1943нче елда Бөек Ватан сугышына алалар. Олы яшьтәге яугир корал тотып сакта торуы хакында кыз әнисеннән ишетеп кенә белә. Әтисе сугышка юлланганда бик нәни булганга әтисенең йөзен дә хәтерендә калдырмый. „Кызганычка каршы, әтинең „ә”хәрефен дә белмим. Ата назын татырга насыйп булмады,”— ди ул бүген.

Әниләре Лотфикамал Абзалетдин кызының сүзе дүрт баласы өчен законга тиң була. Һәркайсы белем алырга омтыла. Рәфизә башта Бигелде, Иске Уразай авылларында укыганын искә ала. Кыш, яз, көзләрен чабата киеп җәяүләп йөргәннәрен исенә төшерсә тәннәре чемердәп китә. Җепшек кар, су булуына карамастан көн саен ялгыз әнисе янына кайтып булышырга тырыша. Галия апасы универмагта эшләгән чагы. Ул сеңелесен кызганып аны үзе янына район үзәгендә укырга үгетли. Ике елдан Рәфизә янә әнисе янына кайтуны хуп күрә. Урман аша Курач авылына турыга йөреп югары сыйныфларны тәмамлый кыз. Әнисенә булыша алуына куана.

Заманында урта белемлеләр сирәк була. Рәфизәне Иске Уразай сельпосы идарәсенә эшкә чакыралар. Шунда ук яшь белгечне ревизияләр эшләренә җәлеп итәләр. Туганнарында фатирда торып булдыклы кыз кассир вазифасыда көч сала. Туган авылында сатучы таләп ителгәнен белү белән ике дә уйламый яңа һөнәрдә үзен сынарга була. Авыл халкы мәнфәгатен кайгыртып, кирәк-яракны хәстәрләп эшләүдә үзенең билгеләнешен таба ул. Бар булмышын салганга аны сатып алучылар бик якын күрәләр. Ә Хабаровск шәһәрендә хәрби хезмәтен төгәлләп кайткан Габдинур Шайбәков кызга аеруча мөккиббән була. Тыйнак, игътибарлы сатучының тырышлыгы, эшкә җитди карашы беркемне дә битараф калдырмас.

Солдат ниятен кичке уенда тормышка ашырырга уйлый. Габдинур гармунда өздереп уйный. Биюче, җырчы кызлар күз атса да егет акыллылыгы белән аерылып торган Рәфизәне озатырга чыга. Бигелде авылында шулай аларның тәүге һәм соңгы сөюләре бөреләнә...Күп балалы гаиләдә үскән Габдинур бер эштән дә куркып өйрәнмәгән. Иртә кул арасына кереп,12 яшьтән балта остасы һөнәре нечкәлекләренә өйрәнә башлый. Ул чакта Маленков исемендәге колхозда төзүчеләр бригадасында эшли. Баштарак хезмәт көнен билгеләгән „таяк-трудодень” өчен көч сала. Тик хезмәт хакын түләмәүләре бер хәл, ә салым түләргә тере акча хәстәрләргә дә туры килә. Кем ничек булдыра ала. Свердловски өлкәсенә барып печән чабу, Караидел районына барып балта остасы эшен башкарып кайтырга туры килә. Хуҗалыкта сыер тотканы май язып сатып акча хәстәрли. Дәүләткә һәр хуҗалык „аерым салым” түләве, ягъни 40 килограмм ит тапшыру кебек бурыч та үтәлергә тиеш. Ничек булса да бурычлы калмауны һәр гаилә үзе хәл итә. Ә халык алырга тиеш „заем”га кул куеп алмасаң иртәнгә кадәр җыелыш үткән амбарда төн үткәрүең дә бар. Бурычларны, салымнарны түләү, өс-башка кием хәстәрләү өчен читтән тапкан эшең хәерле булып куя. Ә һәр эштә тырышлыгы белән Габдинур абруй казана.

Төзелештә илке-салкы караш булу мөмкин түгел. Шулай егет һәр нәрсәнең үз вакыты, дигән нияттән гаилә корырга исәпләп кызга тәкъдим ясый. Әтисе белән Габдинур кыз сорарга килгән чагын иң дулкынлангыч мизгел итеп хәтерендә калдырган. Туйда тарантаска утырып,кыңгыраулы атларда үз авылыннан тыш күрше авылларда йөреп чыгуларын, килен төшерүләрен әле кызыклы бер мизгел итеп искә алалар. Инде бу шатлыклы вакыйгага ярты гасырдан артык гомер узып та киткән. Яңа төзелгән өйгә яңа гаилә әгъзасы килгәндә әти-әниләре, өч сеңелесе булган. Абыйсы урам аша якында, ә ике сеңелесе читтә гомер итәләр. Бераздан яшьләр дә бәхетләрен эзләп чит якларга китәргә исәп тота. Документ юллап килгәч, егетне колхоз рәисе Б. Шәмсетдинов кире бора. „ Синең кебек тырышлар кирәк, укырга җибәрәбез. Башка якка баруны башыңнан чыгар,”— ди ул. Электрчы-монтёр белгечлеге буенча укып Габдинур яңа һөнәрне үзләштерә. Колхозда Бигелде авылын хезмәтләндерә. Вазифасында өлкән булганга Иске Уразай, Чокалы, Иске Янбай авыллары электрчы-монтёрларның эшләрен күз уңыннан ычкындырмый, тиешенчә отчётларын төзеп тапшырып бара. Беравык алар „Сельэнерго” оешмасы буйсынуында эшләп алалар. Электрчының минадан арындыручы белгече кебек хаталанырга хакы юк. Хәвефле эш уяулык һәм җитдилекне таләп итә. Колхозларда эш гөрләп торган чагы. Шайбәковка ике эшне берьюлы алып барырга да туры килә. Кыр эшләре барганда эшче куллар таләп ителә. Габдинур амбарда моторист буларак егерме ел көч сала. Язгы чәчү мәлендә кайда кушсалар, шунда яхшы нәтиҗәгә ирешә. Хуҗалыкта производство җайга салынган. Өзеклекләр булмасын өчен фермаларда, амбарда, малларга үлән ваклау буенча җиһазларның эше туктап тормасын өчен электрчы җаваплы. Балта остасы яңа өй төзегәч гаилә башка чыга. Күченгәндә Шайбәковларның өч яшь балалары була. Уртак максат белән яшәгәнгә күрә җылы мөгаләмә белән яшиләр. Авылда балалар бакчасы юк. Зур әниләре оныкларны караша. Бала тугач нибары 2 ай вакыт кына ял бирелә яшь анага. Сатучының эше бихисап. Товар әйләнеше, сатуга бәйле югары планнар.

Пайчы акчаларын, халыктан йомырка, көз бәрәңге җыю, ай,квартал саен отчётлар тапшыру, лоторея сату, тара-тартмалары ватылса, аларны ремонтлау, буш шешә, банкалар җыеп илтү — барысы да кеше белән тыгыз бәйле. „Биш бала таптым, икешәр ай аларны карарга бирелгән вакыттан башка ял иткәнемне дә хәтерләмим,”—дип искә ала бүген. Кибеткә товар кайтса, халыктан бәрәңге җыйганда һәрчак балалары ярдәмгә килә. Хезмәт тәрбиясе бердәм эштә үткәнен сизмиләр дә. Балаларына югары белем бирүгә өлгәшкәннәр. Баксаң, гомер шулай алга бара. Хәзер уллары Анфис, Илдус, Данис, Әнис һәм кызлары Светлана һәркайсы җан сөйгәннәрен табып гаилә корган. Килен кайнана туфрагыннан ярала, дигән әйтемне исбатлап Гөлнара, Альфира, Юлия, Альбина — барысы игелекле зат булуын сызык өстенә ала Рәфизә Ситдыйк кызы. Мәҗит кияүләрен исә олы ихтирам белән телгә алалар. Биш бала, унөч онык, өч туруннары — иң зур бәхет икәнен яхшы аңлый ата-ана. Алар династиясендә юристлар, инженерлар, эшкуарлар,табиблар булуы — тырышлык билгесе. Бигелде мәчетен төзүдә башлап йөрүче Илдус Шайбәков саваплы вазифаны аткарып чыкты. Әтисе Габдинур Шайбәк улының оста төзүче булуы этәргеч биргәндер. Заманында Октябрь революциясе еллыгына авылда таштан һәйкәл эшләп танылу яулаган ул.

Әти-әнисенең тырыш хезмәте эзсез калмаган. Гаилә архивында Мактау грамоталары бихисап. Аларда ил тарихы чагылыш тапкан кебек.БАССРның Эчке эшләр министры В. Рыленко имзасы белән дружинниклар командиры Габдинур Шайбәк улына бирелгәне игътибарны җәлеп итә. Рәфизә Ситдыйк кызы 1986нчы елда “Башкорт АССРының атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән Мактаулы исемгә лаек була. Булдыклыларның фидакарьлеген күрүләре зур бәһа.
Рима ВӘЛИЕВА.