„ТОРМЫШКА МӨНӘСӘБӘТЕГЕЗ БЕЛӘН СӘЛАМӘТ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ҮРНӘК СЕЗ”

7 Декабрь, 2017 - 10:16

Районда инвалидлар көне ел саен төрле формада билгеләнеп үтә. Быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексына чакырылды. Биредә тантаналы өлештән соң алар биш спорт төре буенча ярышларда катнашты, чәй табыны артында аралашты. Аларга шулай ук бушлай бассейнда йөзү мөмкинлеге тәкъдим ителде. Республика хөкүмәте тарафыннан актив озак яшәү һәм актив тормыш позициясен яклау идеяләренә өстенлекле караш бирелгәндә инвалидлар көнен мондый форматта үткәрү аеруча актуаль.

Районда 1926 сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше исәпләнсә, шуларның 509ы — хезмәткә яраклы яшьтә, 89ы — балалар. „Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле дигән сүз — шартлы категория. Сезнең күпләрегезне тормышка, балалар тәрбияләүгә, хезмәткә, сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтегез буенча сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куярлык”, — диде район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов тәбрикләү чыгышында һәм гомерен биатлонга багышлаган якташы, Асавка авылы егете, ике тапкыр параолимпия уеннары чемпионы булып, дөнья күләмендә спорт җиңүләре яулап, туган авылын, районын, республикасын гына түгел, тоташ Русия илен данлаган Рөстәм Гарифуллинның язмышын мисалга китерде.

Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтүче дәүләт структуралары бар. Һәрберсе үз юнәлешендә тиешле эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗанова чыгышында районның һәр авыл биләмәсе буенча инвалидларга бирелгән компенсация суммаларын әйтте, алар катнаша алган төрле программаларның шартлары белән таныштырды. „Башкортстан Республикасында социаль туризмны үстерү” программасында беркайда да эшләмәгән 55 яшьтән өлкән хатын-кыз һәм 60 яшьтән өлкән ир-ат пенсионерлар белән беррәттән инвалид балалар һәм өлкәннәр дә катнаша ала.

„Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм” республика программасы быенча дәүләт ярдәменә өмет итә алган гражданнарның төрле категорияләре арасында инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр бар. Бу программа чикләрендә малтабарлык белән шөгыльләнә башлау яки шәхси ярдәмчел хуҗалыкны үстерү мөмкинлекләре бирелә. Дәүләт ярдәменең бу төре белән районда яшәүче 5 инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче 6 гаилә кулланган. Өченче юнәлеш — „Дәвалау физкультурасы” дисциплинасы буенча муниципаль программа. „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында язын 20 кеше 40 сәгатькә исәпләнгән программада катнашты. „Дәвалау физкультурасы” — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә кулай курс.

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы боерыкларына ярашлы, агымдагы елда инвалидларга квота белән районда 17 эш урыны булдырылган. Шул исәптән 14е — эшләгән инвалидларның урыннарын саклауга бирелсә, 3есе — яңа эш урыннары. Бу квота буенча әлеге вакытта өч вакант эш урыны бар: фтизиатр, инфекционист (үзәк район дәваханәсе), сатучы („Радуга” кулланучылар җәмгыяте).

Агымдагы елда эш белән тәэмин итү хезмәтенә 9 инвалид мөрәҗәгать иткән. Аларның икесе эшкә урнаштырылган, берсе һөнәри белем алырга җибәрелгән. Бүгенге көнгә районда хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидларның 17,4 проценты тулы яки өлешләтә хезмәт көне шартларында эшли (89 кеше). Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә психологик, информацион ярдәм күрсәтә, һөнәри белем алырга һәм эшкә урнашырга булыша.

Ә бәйрәм чарасына килгәндә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарны районның инвалидлар оешмасы рәисе Рәшит Хабибрахманов котлаганнан соң, Зәлфирә Гатина, Роза һәм Зәки Мифтаховлар, Пётр Абдулов, Илшат Каюмов, Гали Мулләхмәтовлар әдәби һәм музыкаль күчтәнәчләрен өләште. Дартс, баскетбол тубын бәрү, армспорт, йөзү буенча ярышлар, шашка турниры оештырылды.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.