„ЙӨЗЕГЕЗГӘ КЫЗЫЛЛЫК КИТЕРМӘМ”

7 Декабрь, 2017 - 09:57

Көмьязы авылы егете Рамил Арсланов (рәсемдә) хәрби хезмәткә юлланганда озатучы әти-әнисенә шулай ди. Сүзендә тора егет. Рамиль Марс улының хезмәтен мактаулы үтүен исбатлап әнисе исеменә Рәхмәт хаты килде.

Рамил Марс улы Иске Балтач 1нче урта мәктәбен уңышлы тәмамлады. Мәктәптә укыган чагында ук үзен тыңлаучан, тәртипле булуы, үзенә тапшырылганны намуслы үтәве белән иптәшләре арасында абруй яулады. Мәктәпнең җәмәгать тормышында да активларның берсе булды ул. Яше җиткәч, ил алдындагы изге бурычын үтәргә теләк белән юлланды.

Рамил Арсланов Краснодарда — Русия милли гвардия гаскәрләре хезмәтенең Төньяк Кавказ округында хезмәт итә. Хәрби хезмәт бурычлары җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү һәм хокук тәртибен саклаудан гыйбарәт. Рамилгә командировкаларда еш булырга туры килә. Хәрбиләр Сочи һәм Адлер шәһәрләрендә массакүләм халык катнашлыгында ил дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле чараларда хәвефсезлекне тәэмин итү буенча пост-патруль хезмәтендә булалар.

Әйткәндәй, Рамил кече яшеннән үк „погонлы хезмәт” — хокук саклау органнарында эшләү хыялын күңелендә йөртә. Хәрби хезмәттән соң һөнәри юлын нәкъ шул юнәлештә дәвам итәргә уйлый егет.

Рамилнең кайту көнен көткәндә, үзеннән алда часть командирыннан Рәхмәт хаты килгән. Аның яхшы хезмәт итүе, үрнәкле солдат булуы турында белдерелгән хатта түбәндәгеләр язылган: „Хөрмәтле Зөбәрҗәт Шәмселбаян кызы! Безнең частьтә хәрби хезмәтен үткән улыгыз җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итүдә иң активларның берсе булып танылуы хакында зур канәгатьлек белән белдерәм. Хәрби тәртипне ныгыту, хезмәт осталыгын күтәрү һәм бурычларын үтәүдә җаваплылык тоюы белән улыгыз хезмәттәшләре арасында үрнәк булып торды. Хөрмәтле ана! Шундый үрнәкле ул тәрбияләгәнегез өчен Сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз! Сезгә сәламәтлек, тормышыгызда уңышлар телим. Полковник А.Тихомиров”.

„Улым, исән-имин генә хезмәт итеп кайт! Үзем каршы алырга барачакмын Уфа аэропортына”, — диде әтисе Марс улын озатканда. Тик Аллаһы Тәгаләдән узып булмый шул. Марска улын каршы алу бәхете тимәде. Улына кайтырга бер ай вакыт калгач, эштә чагында йөрәгенә приступ булып, бик яшьли дөньядан китте ул. Рамил әтисен соңгы юлга озатырга кайтты. Озак утырды ул әтисенең җансыз гәүдәсе янында...

Зөбәрҗәткә бу көннәрдә авыр булды. Улы да янында юк. Хәзер инде бердәнбере — таянычының исән-имин кайтуын көтеп яши, көннәр саный ана.
Розалия ГАЛЛӘМОВА.