6 Декабрь, 2017 - 16:39

Сталинград сакчысы, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны Хәнифә Фазылбәк кызы Фазлыйәхмәтованы 95 яше тулу уңаеннан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗановлар котлады.

Озын, матур, мактаулы һәм данлы гомер юлының һәр мизгелен яхшы хәтерли, бәйнә-бәйнә сөйли, киңәш-фикерләре белән уртаклаша йөзьяшәр. Көтеп алган „Өмет”, „Балтач таңнары”, „Сәламәт тормыш рәвеше” гәзитләренең бер сүзен дә калдырмый укып бара, күзлеген дә бик сирәк куллана Хәнифә апа.

1942 елның 10 маенда Уфа тимер юл вокзалыннан Сталинград фронтына беренче комсомол кызлар эшелоны китә. Уфадан һәм Башкортстанның төрле районнарыннан — 3700 кыз. Балтач районыннан фронтка китүче 12 кыз арасында Түбән Карыш авылыннан Хәнифә Фазлыйәхмәтова да була...
Бу хакта язманы алдагы саннарда укый аласыз.