Пенсияләр индексацияләнә

6 Декабрь, 2017 - 16:09

2018 елда Русиядә пенсияләрне индексацияләү еллык инфляциянең 2,7 проценткача кимүенә карамастан, бюджет проектына салынганча 3,7 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта Русиянең финанс министры Антон Силуановның сүзләренә сылтанып, ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
„Бездә индексация 3,7 процент күләмендә салынган, ә быелгы реаль инфляция бер процентка кимрәк булачак. Пенсияләрне узган ел инфляциясе дәрәҗәсендә индексацияләргә карар итүгә карамастан, бюджетта кабаттатан пенсияләрне индексацияләү исәпкә алынган,” —диде министр.
Пенсионерларның кереме соңгы елларда кимеде ћәм аларны тергезергә кирәк, дип сызык өстенә алды ул.