Сөенерлек уңышлар

6 Декабрь, 2017 - 15:32

Кул көрәштерү буенча Республика Беренчелегендә җиңү яулаган район командасы Идел буе федераль округында үтәчәк Русия ярышларында үзләрен сынады. Түбән Новгород шәһәрендә узган армспорт буенча чемпионатта балтачлылар призлы урыннарга лаек булды.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Тимур Әхмәдуллин 65 килограмм авырлык категориясендә 1нче урын яулады. Шул ук мәктәптән Эльвина Зиннурова 50 килограмм авырлык категориясендә икенче урынга чыкты. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студенты Алмаз Якупов 50 килограмм авырлык категориясендә икенче урынга лаек булды. Район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укучысы Динар Хиҗәпов 55 килограмм авырлык категориясендә икенче урынга чыкты. Шул ук мәктәптән Алия Фәйзрахманова 45 килограмм авырлык категориясендә өченче урынга лаек булды. Афарин, якташларыбыз!

Бу ярышларда катнашкан Элина Аскарова 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә дүртенче урынга чыкты.
Ярышларда балтачлылар Илназ Әхмәтов һәм Тимур Әмирҗановлар да катнашты.