Араларны якынайтып, күңелләрне иман нуры балкытты

6 Декабрь, 2017 - 11:12

Гаилә учагын, милли кыйммәтләрне саклауны максат итеп куйган „Ак калфак” оешмасында тәрбияви мәгънәгә ия чаралар әледән-әле оештырыла. Чираттагысы аның Мәүлид бәйрәменә багышланды. Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көненә багышлап Коръән сүрәләре әйтелде, мөнәҗәтләр яңгырады.

Аллаһының берлегенә һәм барлыгына җаны һәм тәне белән ышанучылар дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешә алуын һәркем белә. „Ак калфак” оешмасы оештырган чара барышында районыбызның төрле авылларында яшәүче ак яулыклы апалар, абыстайлар да шаригать кушканча яшәп, бер-беребезне рәнҗетми, авыр сүзләр белән кыерсытмый, ярдәмләшеп яшәргә өндәделәр. „Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Камилә Халикова чараны ачып, бирегә җыелган мөселманнарны зур вакыйга — Мәүлид аена аяк басуыбыз уңаеннан котлады. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен аңа карата хөрмәт хисебез арта, ә хатын-кызларыбыз бу пакьлекне башкаларга җиткерүдә әйдәүче ролен уйный. Камилә Кәшфулла кызы иң тәүдә балаларыбызның бәхетле һәм тәүфыйклы булуын теләде. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Гөлнара Рәхмәтиеваның Коръән аятьләрен укуы, дини яктан киң мәгълүмат бирүе, яхшылыкка һәм яктылыкка өндәве күңелләрне иман нуры белән баетты.

Кешеләргә иман юлын күрсәткән пәйгамбәребез рухына мөнәҗәтләр яңгырады. Иң беренчеләрдән булып район үзәге абыстайлары „Мәүлид” мөнәҗәтен башкарды. Дин юлына баскан балаларны күрү күңелләргә өмет чаткылары өсти. Мишәр авылының „Әнием” мәчетендә остазлары Флидә Галиева җитәкчелегендә шөгыльләнүче ир балалар исламның 5 баганасы хакында сөйләделәр. Алар догалар укып ишеттерделәр.

Түбән Сикияз авылының „Иман юлы” оешмасы абыстайлары „Мәүлид көннәрендә” мөнәҗәтен башкарды. Дини белем буенча мөгаллимә Гөлнара Рәхмәтиева җитәкчелегендә чарада Яңа Балтач авылыннан ханымнар „Фатыйма ана” мәнәҗәтен яңгыратты.
Иске янбайлылар „Мәүлид” мөнәҗәтен тамашачы игътибарына тәкъдим итте.

Иске Уразай авылыннан Альфира апа да уй-кичерешләре белән уртаклашты. Ул үзе күрше авылга йөреп дин нигезләрен өйрәнә икән.

Сәйтәк авылы мәчетенә бүгенге көндә өч дистәдән артык кеше дини гыйлем үзләштерә. Мәчеткә күп халык йөргән авылларның берсе ул. Үзләре янәшәсендә бер генә кеше дин юлына басса зур савап икәнлеген билгеләделәр. Ятимнәрнең ризыгына кагылу зур гөнаһ икәнлеген ассызыклап „Рәссүллуллах өммәте” мөнәҗәтен тәкъдим иттеләр.

Көнтүгешлеләр районда иң тәүгеләрдән булып мөнәҗәтләр әйтә башлады. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар да яулады. Бу юлы да алар өйләребезгә яктылык, малларыбызга бәрәкәт, тәннәребез сәламәтлек, тынычлык теләп „Туган җир” мөнәҗәтен ишеттерделәр.

Богданда быел көз көне Шәҗәрә бәйрәме үткән иде. Мәскәүдән килгән дәрәҗәле имам-хатыйб урындагы халыкны ислам нигезләре белән таныштырды, дини аң-белем бирде. „Мондый чарада тәү тапкыр катнашабыз. Ак яулыклы, йөзләреннән нур балкыган апаларга ияреп, без дә киләчәктә алар сафында булсак бәхетле булыр идек,” —дигән теләкләрен юлладылар. Тушкыр авылының агәбиләре тарафыннан әйткән мөнәҗәтләр дә күңелләргә үтеп керде.

Хатын-кызлар советының дини гыйлем буенча җитәкчесе Җәмгыя Хәмәтова гаилә учагын саклауда хатын-кызның роле зур булуы хакында сөйләде. Зәлфирә Гатина чыгышында аналарга дан җырлады.Гомумән, җылы аралашу изге теләкләрге чорналып үтте очрашу. Күңелләргә үтеп кергән күпме сүзләр яңгырады. Яшәештә бер-беребезгә ихтиралы, игътибарлы булырга өндәде ул.
Рифина НИГАМӘЕВА.