Шаяннар һәм тапкырлар клубында

5 Декабрь, 2017 - 15:47

Бүген район мәдәният сараенда мәктәп укучылары арасында экология темасына багышланган Шаяннар һәм тапкырлар клубы үтте. Унбер команда арасында Сәйтәк урта мәктәбе укучылары җиңүче дип табылды.

Укучылар, гадәттәгечә, берничә төр сынау тотты. Үзләре белән таныштырды, сорауларга тапкыр җавап кайтарды, һәм „өй эшләрен” —музыкаль күчтәнәчләрен тамашачы һәм жюри хөкеменә чыгарды.

„Балтач яшьләре” (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), „Земляне” (Шәвъяды урта мәктәбе), „Эко-city” (Богдан гомуми белем бирү мәктәбе), „Молодёжь 21 века” ( Иске Уразай мәктәбе), „Эколята” ( Түбән Сикияз урта мәктәбе), „4 сезона” (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), „Защитники природы” ( Штәнде урта мәктәбе), „БЭД” (Сәйтәк урта мәктәбе), „Улёт” ( Тучыбай урта мәктәбе), „Операция Ы” ( Түбән Иванай урта мәктәбе) командалары көч сынашты.

Сәйтәк урта мәктәбенең „БЭД” төркеме („ Борцы экологического движения”) беренче урынга лаек булды. Икенче урында Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең „Балтач яшьләре” командасы. Өченче урынга район үзәгенең 1нче урта мәктәбенең „ 4 сезона” командасы лаек булды.

Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип Шәвъяды урта мәктәбе укучысы Никита Сайфуллин табылды. Хатын-кыз ролен башкаруда иң остасы, үзенчәлеклесе дип Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Алия Бадамшина танылу алды.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.