БАЛТАЧТА ШИФАЛЫ БАЛЧЫК БАРМЫ?

1 Декабрь, 2017 - 17:16

Көндәшле авыл биләмәсенә караган Даниловка авылы күлендә шифалы балчык булырга тиеш дигән фаразлар бар. Әлегә бу фаразлар гына. Әмма күлдә тикшерү-эзләү эшләре башларга исәп тотыла. Узган шимбәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Танып” санаторие директоры Кашшаф Ямалетдинов һәм „Мотор” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Рәмил Шәйбәковлар икътисади хезмәттәшлек турында сөйләшү алып барганда әлеге теманы да кузгаттылар.

Районга тәҗрибә уртаклашу, үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышырга килгән Кашшаф Сайфит улы район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты. „Мотор” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Рәмил Шәйбәков белән очрашу, шулай ук Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Фларит Аскаров озатуында каз фермасында, Даниловка авылында булу уңай нәтиҗәләр бирмәкче. Ике эшкуар үзара хезмәттәшлек турында сүз куешты. „Мотор” предприятиесе санаторийга — каз ите, ә „Танып” санаторие „Мотор” предприятиесенә шифалы су сатарга килешенде. Бу хезмәттәшлек һәр ике як өчен дә файдалы булыр, дип планлаштырыла. Җитәкчелекнең арытабан „Танып” санаториенә авыл хуҗалыгы продукциясен сату планнары да бар.

Даниловка күлендә шифалы балчык (голубая глина) бармы? Әгәр эзләнү эшләре уңай нәтиҗә бирсә, санаторий эшчәнлеген киңәйтеп, файдалы табигый чыганак нигезендә кешеләрне дәвалау мөмкинлеге булырмы? Һәм бу эшне район территориясендә оештыру мөмкинлеге бармы? Сөйләшү барышында төрле фикерләр, сорау һәм тәкъдимнәр яңгырады. „Танып” санаторие бүген республиканың төньяк-көнбатыш төбәге өчен генә түгел, тоташ Башкортстанга билгеле сәламәтләндерү-ял комплексы булып тора. Санаторий Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр, хәтта чит ил кешеләре арасында популярлык яулап, киң колач белән эшчәнлек алып бара. Ял йорты җитәкчелегенең күрше район табигатенең шифалы ресурсларына игътибар юнәлтүе аңлашыла. Дәвалау сыйфатына ия байлыкларның халык сәламәтлеге өчен хезмәт итүе яхшы.

Әйткәндәй, шифалы балчыкның косметологиядә куллануы турында хәбәрдарсыздыр. Алай гына түгел, ул буын, тән тиресе чирләре белән көрәштә дә ярдәм итә. Моннан тыш, шифалы балчык — искиткеч табигый фильтр. Борынгыдан аны су чистарту өчен кулланулары билгеле. Балчыкка зәңгәр төсне көмеш ионнары бирә. Аларны табигый антибиотик дип тә атыйлар. Шифалы балчык составында тимер, магний, калий, кремний, бакыр, азот һәм цинк та бар. Медицина өлкәсендә мондый балчыкны куллану мөмкинлекләре киң.

Әлеге вакытта „Танып” санаториендә ике дистәләп балтачлы эшли. Кем белә: бәлки, шимбә очрашуы да киләчәктә матур эшләр башларга этәргеч бирер? Бүген җитәкчелек район территориясендәге җир һәм табигый байлыкларны, шулай ук эшче кул резервларын „эшләтеп җибәрү” планнары белән яна. Эшкуарларның кызыксыну белдерүләре уңай нәтиҗәләргә, матур башлангычларга юл ярсын, дигән теләктә калабыз.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: Нинди серләрең бар синең, Даниловка авылы күле?
Газим ТАЛИПОВ фотосы.