ИКЕ ТАПКЫР ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛГАН...

1 Декабрь, 2017 - 17:14

1943 елның июль аенда Сәйтәк авылында яшәүче Бүләковлар гаиләсенә шундый хәбәр килде: „5 июля 1943 года рядовой 219-го стрелкового полка 71-ой гвардейской стрелковой дивизии Буляков Лукман пропал без вести в Ракитянском районе Курской области”. (Ныне Белгородская область).

Тагын декабрь аенда хәбәр килде: „Рядовой 219-го стрелкового полка Буляков Лукман 1 декабря 1943 года пропал без вести в районе села Ворожейка Невельского района Калининской области”. (Ныне Псковская область).

Локман абыйның хатыны соңгы кызы Рәвилә туганнан соң 1936 елда үлгән булган. Локман абый Тучыбай авылыннан баласыз бер хатын белән яшәгән. Әтиләре сугышка киткәндә дүрт бала үги әни белән калган. Июль аенда хәбәр килгәч, ул хатын төенчеген җыйган да Тучыбайга кайтып киткән. Шулай итеп дүрт бала бөтенләй ятим кала. Аларга пособие түләмәгәннәр, авыл советы, мәктәп ярдәм итмәгән, чөнки аларның әтиләре хәбәрсез югалган. Балалар мәктәпкә йөрмәгәннәр. Аларның аяк киеме булмаган. Минем зур әнием, әнием, Саимә апалар ярдәме белән ул балалар ачка үлми калдылар.

Мәктәптә укымасалар да, бик яхшы кешеләр булып үстеләр. Хәзерге вакытта Локман абыйның уртанчы кызы Әнүзә генә калды, башкалары җир йөзендә юк. Әнүзә апа Сәйтәктә яши. Сәйтәктә Локман абыйның оныгы Рафаэль Наил улы Локманов та бар. Калган оныклары Русиянең төрле шәһәрләрендә дөнья корган. Кече кызы Рәвилә Үзбәкстанда яшәде. Хәзер инде үзе юк, балалары гына калды.

Локман абыйның каберен табып булмаса да, һәлак булган урынын ачыклыйсым килде. Ничек инде ул ярты ел эчендә ике тапкыр „хәбәрсез югалган”? Мин укытучы Владимир Дмитриевич Жаворонковка хат яздым. Ул җәен — Невельск районындагы туган авылында, кышын Санкт-Петербургта яши. Ул минем үтенеч буенча Невельск районындагы барлык хәрби каберлекләрнең исемлекләрен карап чыкты, әмма Бүләков фамилиясен табалмады.Мин Псков өлкә хәрби комитетына мөрәҗәгать иттем. Аннан: „Буляков Лукман в списках убитых или без вести пропавших не значится”, дигән җавап килде.

Чираттагы хатны укытучы Любовь Николаевна Ткачёвага яздым. Ул Ракитянск районында туып-үскән кеше, хәзер Белгородта яши. Любовь Николаевнаның кияве Виталий шул райондагы бөтен хәрби каберлекләрне карап чыккан. Ул да Буләков фамилиясен тапмаган. Локман абыйның исеме „Хәрби хәрәкәтләр китабы”нда табылды. 5 июль көнне 219нчы укчылар полкы Калиновка ызанында уңышсыз каршы һөҗүмгә күтәрелгән. Бик күп яугирләр һәлак булган, 25 солдат хәбәрсез югалган. Шул исемлектә Буләков Локман да бар. Любовь Николаевна шушы урынны фотога төшереп җибәрде. Димәк, Локман абыйның соңгы алышы Калиновка ызанында булган. Бәлки, ул шунда җирләнгәндер дә. Медальоннары булмаганнарны, хәбәрсез югалган, дип кенә күмгәннәр, фамилияләрен белә алмаганнар.

Менә шундый күңелсез тарих. Любовь Николаевна мине һәм Локман абыйның оныкларын 9 майда яки Ракитянск районын фашистлардан азат иткән көнне — 5 августта кунакка чакырды. Барып булырмы, белмим...
Рәлиф ХӨСНУЛЛИН.
Пермь өлкәсе,
Барда районы.