МАКТАУЛЫ РАЗВЕДЧИК

1 Декабрь, 2017 - 17:06

Анновка авылы егете Фидан Гыйльмияров агымдагы елның 19 июнендә Русия Кораллы көчләре сафына баса. Кыска гына вакыт эчендә үзен үрнәкле хәрби итеп күрсәтә якташыбыз. Командование аны Мактау грамотасы белән бүләкли, ә әтисе һәм әнисе исеменә Рәхмәт хаты юллый.

Флүрә һәм Радик Гыйльмияровлар өчен уллары хезмәт иткән тарафлардан килгән шатлыклы хәбәр — олы горурлык. Кече яшьтән акыллы, тәртипле, уңган булып үскән Фидан, Югары Карыш урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында һөнәри белем алган. Узган кышта тракторчы-машинист таныклыгына ия булган егет берничә ай „Рассвет” хуҗалыгында эшләгән. Җәен аны якыннары армия сафларына озатканнар.

Новосибирск шәһәрендә урнашкан разведчиклар әзерләү үзәгендә биш ай укый егет. Үзәктә уку нәтиҗәләре буенча, хәрби әзерлектә яулаган уңышлары, бурычларын намус белән үтәгәне һәм үрнәкле тәртибе өчен җитәкчелек Фидан Гыйльмияровны Мактау грамотасы белән бүләкләгән. Ерак тарафларда хезмәт иткән уллары өчен бераз борчылып яшәгән ата-ана өчен исә укыту үзәге начальнигы, полковник А.Бушуевтан килгән Рәхмәт хаты Фиданның булдыклылыгына, хәрби тормышка өйрәнүенә, йөзләренә кызыллык китерми, тырышып хезмәт итүенә ныклы дәлил.

„Новосибирск югары хәрби командование училищесының кече разведка белгечләрен әзерләү үзәгендә улыгыз хәрби белем алуда һәм һөнәри осталыгын камилләштерүдә тырышлык һәм максатчанлык күрсәтте. Хәрби әзерлек фәннәреннән яхшы һәм аеруча яхшы билгеләргә генә өлгәшеп, ротаның җәмәгать тормышында актив катнашып, өлкән иптәшләренә — ярдәмче, хезмәттәшләренә үрнәк булды. Улыгызны лаеклы тәрбияләвегез өчен училище, укыту үзәге һәм үземнең исемемнән сезгә зур рәхмәт белдерәм. Сез Туган илебезнең чын сакчысын үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз”, — дип язылган Рәхмәт хатында.

Әлеге вакытта Фидан Гыйльмияров Краснодар өлкәсендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Ил алдында изге бурычыңны намус белән үтәп, исән-имин туган якларыңа әйләнеп кайт, Фидан!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.