КӨМЬЯЗЫ АВЫЛЫ ЯШЬ АРТИСТЛАРЫ ЯҢА СПЕКТАКЛЬ КУЙДЫ

1 Декабрь, 2017 - 17:03

Көмьязылылар — бәхетле халык. Аларның идеяләр чыганагы, актив, мәдәни оештыру эшенә оста Гөлнаралары бар. Күп еллар дәвамында балаларны „Яшьлек” бию ансамбленә туплады ул. Ә быел исә Гөлнара Солтанова Көмьязы авыл китапханәсе каршында „Энҗе” үсмерләр театр клубын оештырды. Яшь артистлар бу сезонда инде икенче спектакльне сәхнәләштереп өлгерде.

Рәйлә Назарголованың „Очыгыз, кошкайларым!” пьесасын халык хөкеменә чыгарды яшьләр. „Энҗе” театр клубы артистлары гади авыл гаиләсенең тарихын күрсәтте, шуңа да спектакльне тамашачылар яратып кабул итте.

Сәхнәдә һәр кеше өчен якын, һәр кешене дулкынландырган мәхәббәт, тормыш кыйммәтләре турында сүз барды. Сугыш, авырлыклар... Кешенең авырлыкларга түзәргә, кыенлыкларны җиңәргә көче җитә. Теләк һәм рухи ныклык кына кирәк. Спектакль шушы мәгънәне матур итеп тамашачы күңеленә салды, яхшылыкка өндәде.

Надежда Апкадирова, Алсу Әхкамова, Регина Гәрәева, Ильнара Локманова, Илиза Садыйкова, Ләйлә Хәсәнова, Камилә Усманова, Булат Гыйльфанов, Артур Гиниятуллин һәм Ильнар Сабировлар спектакльне сәхнәгә куючы Гөлнара апалары Солтанованың бөтен киңәшләрен тыңлап, тырышлыкларын һәм осталыкларын салып уйнадылар, образларны халык күңеленә җиткерерлек итеп ачарга омтылдылар.

Үсмерләр клубта зур теләк һәм кызыксыну белән шөгыльләнә. Тәүге спектакльләре „Табигать балалары” дип атала иде. Аның белән яшь көмьязылылар „Тамаша” район балалар театр коллективлары һәм „Кыңгыраулар чыңы” республика конкурсының төбәк турында чыгыш ясаганнар.

Комментарии

Спектакль нигэ библиотека да утэ сон ул?Алля сэхнэдэ урын юк?