Вазифаны калдырырга мәҗбүр

1 Декабрь, 2017 - 15:14

Вазифасын кулланып чит мөлкәтне үзләштергән ир хөкем ителеп, суд карары закон көченә кергәннән соң прокуратура үз сүзен әйтергә мәҗбүр була. 2015нче елның август аенда кое казу, тимер-бетон кулчалар урнаштыру эшләре буенча фиктив килешү төзеп, башкарылган эшне кабул итү буенча ялган актка кул куеп, җәмәгать куллану өчен кое төзүгә бүленгән акчаның өлешен үзләштерә. Шулай ук 2016нчы елның августында хоккей мәйданчыгында спорт трибунасы һәм чишенү бүлмәсе булдыруга янә чишмәне чистарту һәм төзекләндерү өчен бүленгән акчаларның өлешен актлар төзеп үзләштерә. Чиновник тарафыннан барлыгы 11 мең сум акча үзләштерелеп, үз шәхси мохтаҗлыгы буенча кулланыла.
Суд хөкеме законлы көченә керү белән авыл биләмә башлыгы үз ихтыяры белән вәкаләтләрен калдырмаганга күрә прокурор авыл биләмәсе советына аның вәкаләтләрен калдыруы турындагы сорау буенча таләп белән күрсәтмә кертә.
2017 елның 23 ноябрендә советның чираттан тыш сессиясендә Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы вазифасын калдыра.
Радмир ХӘБИРОВ,
район прокуроры вазифасын башкаручы.