Контрафакт саткан өчен штраф

30 Ноябрь, 2017 - 16:59

Балтач районы прокуратурасы товар һәм хезмәт күрсәтү билгеләре өлкәсендә закон үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында шәхси эшкуар Д. Г.ның законсыз рәвештә товар билгеләрен куллану очрагы ачыкланды.

Законга ярашлы, товар һәм хезмәт күрсәтү билгеләрен бары тик хокукка ия кешенең рөхсәте булганда гына кулланырга мөмкин. Моңа карамастан, эшкуар үзенең сәүдә ноктасында „Lacoste” логотипы белән контрафакт спорт киемнәре сату белән шөгыльләнгән. Товарда башка оешманың символикасы булуы сатып алучыларны товар җитештерүчегә һәм тәкъдим ителгән товарның сыйфатына бәйле ялгыш фикер тудыруга китергән.

Моңа бәйле район прокуратурасы шәхси эшкуарга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодекс буенча ( законсыз рәвештә товар билгесе куллану) административ эш ачты һәм ул республика Арбитраж судына юнәлтелде. Суд карары белән хокук бозучыга 10 мең сум күләмендә штраф салынды. Моңардан тыш, шәхси эшкуардан 10 дистәдән артык контрафакт продукция конфискацияләнде.

Динар ХӘЙРУЛЛИН,
район прокуроры ярдәмчесе.