Иске Балтачта катнашазык җитештерү эше тергезелде

30 Ноябрь, 2017 - 09:52

Шушы көннәрдә район үзәгендә катнаш мал азыгы җитештерү буенча завод үз эшен кабаттан җәелдереп җибәрде. Якташыбыз Хәбибрахман Хәбибрахмановныњ бу эшне Иске Балтачта башлап җибәрүе, беренчедән, мал каручылар өчен отышлы булса, икенчедән, 5 райондашыбызга биредә эш урыны булдырылды.

Мал асрау өчен печән, салам гына җитми. Фураж кирәк. Хәбибрахман Назар улы кулы астында башланган эш авыл кешесе өчен мөһим булган мәсьәләне хәл итәргә этәргеч бирер. Катнашазык тарттырылган оннардан составы ягыннан аерыла. Ул төрле кушылмаларга бай. Биредә зур терлекләрдән алып кош-кортларга кадәр комбиазык әзерләргә мөмкин. Катнаш мал азыгына бодай, солы һәм башка бөртекле культуралардан тыш, түп, тоз, акбур һәм төрле катнашмалар салына. „Премикс П-61” катнашмасы да терлекләр организмы өчен мөһим элементларга бай булуын билгеләделәр. Аларныњ нинди микъдарда булырга тиешлеге катгый контроль астында. Теге яки бу ингредиент кимрәк яки артыграк булса компьютер шунда ук сигнал бирә. Югары температура тәэсирендә ашлыкта булган барлык бактерияләр юкка чыга. Клиентныњ соравы буенча да катнашазык эшләргә мөмкинлеген белдерделәр биредә. Җәмгыятьләр арасында килешү нигезендә дә катнашазык тарттырып бирү мөмкинлеге бар.

Биредә эш кызу бара. Һәр кеше үз участогы өчен җаваплы. Механик Рәмил Хәсәнов заводныњ төзеклеген, аныњ эшчәнлеген контрольдә тота. Оператор Владислав Айтуганов, Җан Рысмухаметовлар вакыт белән исәпләшми, үзенә йөкләтелгәннәрне тырышып башкара.Бухгалтер Галихан Гаттаров исәп-хисап эшләрен алып бара.

Башлаган эш дәвамлы булсын. Районда җитештерелгән комбиазыкны бездә генә түгел, чит өлкәләрдә яшәүчеләр дә күпләп сатып алсыннар иде.