Роботлар төзү— мавыктыргыч эш

29 Ноябрь, 2017 - 16:05

Балалар иҗаты үзәгендә эшләп килгән „Робототехника” берләшмәсендә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр биш дистәдән артык укучы шөгыльләнә. Ир балалар белән беррәттән, кызлар да робот төзү серләрен теләп үзләштерә.

Робот техникасы фәне — укучылар өчен җитди һәм мавыктыргыч өлкә. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә өйрәнә. Берләшмәдә укучылар ЛЕГО Education (белем бирү конструкторы) конструкторлары белән эш итә. Бу төр конструкторлар стандарт детальләрдән тыш, электрон программалаштыру блогы, датчик, электр двигательләре белән җиһазландырылган. Эш барышында баланың математика ягыннан сәләтләре, фикер йөртүе, фантазиясе үсешә, максатка ирешү, уйлаган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге барлыкка килә, үз-үзенә ышанычы арта.

Дәрес вакытында укучылар программалаштыру башлангычларын өйрәнә. ЛЕГО Education конструкторы ярдәмендә бөтен төр роботларны булдырырга мөмкин. Бу баланың уйлау сәләтенә, фантазиясенә бәйле. Без, мәсәлән, робот-эт эшләгәнебез бар.Ул төрле каршылыкларны урап уза. Укучының тавыш чыгару сәләтенә ия булган роботлар эшләү мөмкинлеге бар. Линияләр буенча йөри торган һәм төрле әйберләр күтәрергә сәләтле роботлар эшлибез. ЛЕГО Education конструкторы ярдәмендә рубик кубигы җыярга сәләтле булган робот төзергә мөмкин. Һәр балага модель төзү өчен аерым конструкторлар бирелә.

Иң җаваплы эш — ул программалаштыру. Балалар компьютер аша программа билгелиләр һәм аны блокка тоташтыралар. Дәрес ахырында үзләренең эшләренә йомгак ясыйлар. Детальләрне сайлау, арытабан аларны урыннарына кире салу баланы тәртипкә дә өйрәтә.

Бала өчен робот төзү, үзенең эшен күзәтү үтә дә мавыктыргыч. Укытучы алдында исә иң мөһиме— баланы программалаштырырга өйрәтү, фикер үстерү бурычы тора. Робототехника берләшмәсенә 1нче сыйныфтан ук йөрергә мөмкин.

Робототехника буенча оештырылган төрле конкурсларда да призлы урыннар яулаганыбыз бар. Русия һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүләребез безнең тырышлыкның чагылышы.

Илшат ЯХИН,
өстәмә белем бирү педагогы
.