Терлекчелекнең киләчәге — сәламәт бозаулар

29 Ноябрь, 2017 - 09:53

„Россия” җәмгыятенең Богдан фермасында яшь бозаулар карау кебек җаваплы эш терлекчеләр Зимфира Мөҗипова белән Эльмира Галимҗановаларга йөкләтелгән. Алар ике дистә елга бу тармакта намус белән көч сала.

Бозауларның көр һәм сәламәт үсүе тәрбиягә бәйле. Аларны сабый бала сыман карарга кирәк. Зимфира Фәрдәт кызы һәм Эльмира Минислам кызы бозаулар тук, асралган җирләре таза һәм җылы булсын өчен зур тырышлык салалар. Алар карамагында ел әйләнәсенә дүрт дистәгә якын баш яшь бозау. Һәрберсе сәламәт үссен өчен көч сала алар.

Сыерлар үрчем китергәч бозауларга угыз эчерелә. Алар авырмасын өчен туклану рационына витаминнар кертүне хәстәрлиләр. Яшь бозаулар ветеринарның даими күзәтүендә.

— Хезмәтебез җаваплы. Эшебез булуына сөенәбез. Зарланмыйбыз. Көндәлек ыгы-зыгы, мәшәкать белән вакытның үткәнен дә сизмибез, — ди уңган терлекчеләр.

Иске Тимкә авылында туып-үскән Зимфира Фәрдәт кызы һәм Эльмира Минислам кызы Богданга килен булып төшкәннәр. Тырыш хезмәтләре белән күрше авылда ихтирам яулаган алар.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.