КИҢӘШМӘДӘ ДЕМОГРАФИК ПРОБЛЕМА ТУРЫНДА СҮЗ БАРДЫ

27 Ноябрь, 2017 - 10:49

Җомга көнне үзәк район дәваханәсендә Бөре медицина округында демографик проблемаларны проект принципларын кулланып чишү буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, министр урынбасарлары, министрлыкның бүлек белгечләре, Уфа шәһәре һәм тирә-як район дәваханәләренең баш табиблары катнашты. Киңәшмә алдыннан кунаклар „Династия” профилактика-медицина үзәгендә булды.

Балтач, Мишкә, Караидел, Борай, Аскын район дәваханәләрен берләштергән Бөре медицина округы буенча проектлар белән киңәшмәдә Бөре үзәк район дәваханәсе баш табибы Марат Абдуллин чыгыш ясады.

БР Сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров, мәҗбүри медицина страховкалавы территориаль фонды директоры урынбасары Любовь Зуева һәм киңәшмәдә катнашучы экспертларның проектлар буенча биргән сорауларына биш районның дәваханә баш табиблары җавап бирде.

Проектлар медик-демографик проблемаларны чишү юлларына багышланган. Бу көнүзәк тема комплекслы анализлауны, күзаллауны таләп итә. Беренче проект онкологик авырулардан: үпкә, ашказаны, ашказан асты бизе яман чирләреннән үлем очракларын киметүгә багышланды. Проект чикләрендә шушы районнар өчен өстәмә медицина җиһазлары сатып алу, Бөре үзәк район дәваханәсендә комплекслы томография күләмнәрен арттыру күз уңында тотыла. Терапевтлар һәр участоктан бу чирләр буенча куркыныч астында торучы кешеләрнең исемлеген әзерләргә тиеш. Онкологик авыруларны иртәрәк ачыклау максатында аларга тикшерү үткәреләчәк.

Икенче проект Борай үзәк район дәваханәсендә өлкән буын кешеләр арасыннан авырулар өчен 20 дәвалау урыны ачуны сорый. Өченче проект ашыгыч ярдәм күрсәт ү буенча муниципальара бәйләнеш турында иде. Бердәм диспетчер хезмәте буенча ул эш алып барылганлыктан бу темага карата фикер алыш булмады. Баштагы ике проект буенча җитешсезлекләр эшләнеп, бер айдан соң аларны кабаттан яклау булачак.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.