ТҮБӘН КАРЫШ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНА — 50 ЕЛ

24 Ноябрь, 2017 - 16:48

Түбән Карыш мәдәният йорты бинасына 1961 елда нигез салынган. Октябрь революциясенең 50 еллыгына ачылган ул. 23 ноябрьдә мәдәният йортыбызның юбилеен үткәрү максатыбыз — аны төзүчеләргә, беренче директорына, биш дистә елда халык арасында мәдәни эшне оештыручыларга мәдхия җырлау.

Кирпечтән салынган зур бина 50 ел дәвамында бертуктаусыз халыкка хезмәт иткән. Бүген дә клуб утлары сүнми. Биредә театр, бию, җыр коллективларыбыз эшли, һәвәскәрләр чыгыш ясый, төрле чаралар үтә. Берничә ел элек бинага яхшы итеп ремонт эшләнде. Яктырып киткән, матурланган сәхнәдә, залда, фойеда күпме мәдәни чаралар оештырабыз хәзер! Бинаның тышкы матурлыгы да авылыбыз үзәген ямьләп, үзенә чакырып тора. Мәдәният учагының 50 еллык юбилеена һәвәскәр артистларыбыз дәррәү җыелып әзерләнде. Авылдашларыбызның хезмәте һәрберебезгә кадерле. Уртак язмышыбыз, тарихыбыз ул.

Бәйрәмне авыл биләмәсе башлыгы Әнәс Шәяхмәтов ачты. Мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, мәдәният йортының беренче директоры Фәния Шәймөхәмәтова, бинага нигез салучы һәм төзелеш эшләренең азагына кадәр катнашучы Мөсәммә Тәкыйуллина, мәдәният йортын ачкач беренчеләрдән булып күрше авылдан спектакль белән чыгыш ясарга килүчеләрнең берсе — Наил Хаҗиевларның чыгышларында клуб тормышы белән бәйле хәтирәләр яңгырады. Халык кызыксынып, яратып кабул итте бу чыгышларны.

Район Советы депутаты Вил Шафиков — әйткәндәй, бинага заман төсе кертүче оешма җитәкчесе — карышлылыларны бәйрәм белән котлап, мәдәният йортына һәрвакыт ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

Арытабан бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Авылыбыз һәвәскәрләре Лиана Әхиярова, Рәмил Фәүзетдинов, Айдар Гусамов, Эльвина Сәлимоваларның җырларын, Марс Гусамовның синтезаторда уйнаган моңлы көйләрен, Рәшидә Тагърипованың нәфис сүзен, кечкенә Айгиз Мөнировның татар биюен тамашачылар алкышларга күмде. Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килгән коллективлар да имтихан тотты бу көнне сәхнәдә. „Сүнмәс дәрт” өлкән буын биючеләре коллективы, „Тамчылар” балалар бию ансамбленең ике төркеме, өлкән һәм урта яшьтәге хатын-кызлар вокаль ансамбльләре чыгышлары концерт программасын баетты. Район мәдәният сарае бәйрәмгә музыкаль күчтәнәчләрен: Дамир Хәмәтов, Руслан Кабулов, Руслан Халиков, Шаһит Фәрхуллин, Данил Хөснуллин, Ильмир Фәридоновларның ялгыз һәм ансамбльдә җырларын, биюләрен, гармун моңнарын алып килгән. Бу чыгышлар тамашачы күңеленә хуш килде. Бәйрәм программасын Рәйлә Мөнирова белән Рәмил Фәүзетдинов алып бардылар.

Мәдәният йортының 50 еллыгына шул дәвердә эшләгән китапханәчеләрнең, директор, мәдәни оештыручылар һәм техник персонал турында мәгълүмати стенд эшләнде. Бәйрәмдә катнашучыларга кул эшләре остасы Вәрия Закирҗанова шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте.

Лилия ФӘҮЗЕТДИНОВА,
мәдәни оештыручы.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.