СӨТНЕ МУЛ ҺӘМ СЫЙФАТЛЫ ИТЕП ҖИТЕШТЕРҮ МАКСАТЫНДА

24 Ноябрь, 2017 - 16:42

Чикләнгән җаваплылыктагы „Рассвет” җәмгыяте эшчәннәре бүгенге көндә бар көчләрен терлекчелек тармагына сала. Кышлату чорына әзерлекле керү, сөт продукциясе җитештерү темпларын төшермәү, сәламәт үрчем алу максатларында тырышып, бердәм хезмәт сала „Рассвет”уңганнары.

Иштирәк сөтчелек фермасында мөдир Нурлыгаян Миргазов җитәкчелегендә эшләгән сыер савучылар Эльвира Тәкыйуллина, Рәмзия Йосыпова, Илфизә Нисафетдинова, Альфира Галәветдинова һәм Рәфидә Гайнуллиналар сөт продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешү өчен бөтен осталыкларын, тырышлыкларын салалар.

Центнерлар көндәлек килограммнардан туплана. Ферманың, хуҗалыкның гомум уңышлары өчен һәр савымның тәртип һәм пөхтәлектә, тиешле кагыйдәләр, таләпләр үтәлеп башкарылуы мөһим. Бу яктан район Хакимияте башлыгы да, авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре дә фермада булып, ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерә, киңәшләрен бирә.

Агымдагы елның ун аенда Иштирәк сөтчелек фермасы савучылары 6710 центнер сөт продукциясе җитештергән. Һәр сыердан уртача 3273 килограмм сөт савып алынган.

„Хуҗалыкның бүгенге хәл-торышын, киләсе елның язгы һәм җәйге басу эшләренә әзерләнү мөмкинлеген башлыча терлекчеләрнең, савучыларның үз бурычларына җаваплы каравы, көндәлек хезмәт нәтиҗәлелеге билгели. Эшчәннәребез шуны аңлап, тырышып эшли. Уңган савучыларыбыз исеменә бары мактау сүзләре генә әйтәсем килә”, — ди җәмгыять директоры Фидәрит Мирһаҗев.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.