„БОЗАУЛАРГА БАЛА ТӘРБИЯЛӘГӘНДӘГЕ КЕБЕК ИГЪТИБАР КИРӘК”

24 Ноябрь, 2017 - 16:40

Чикләнгән җаваплылыктагы „Рассвет” җәмгыятенең Иштирәк сөтчелек фермасында бозаулар караучы булып эшләүче Разалия Гыйльметдинова нәкъ шундый фикердә тора.

Әлеге вакытта аның тәрбиясендә 45 бозау бар. Фермада сыерлардан үрчем ел әйләнәсенә алына. Разалия Гыйльметдиновага эшсез торырга форсат чыкмый. Яшь терлекләрнең сәламәтлегенә, туклану режимына, аларны асрау шартларына һәрдаим җитди игътибар бирә Разалия.

„Ашаттың да эш бетте түгел, сабый кебек, һәрберсе кул назымны, ягымлы сүземне көтә”, — ди уңган терлекче. Эшен яратып башкарганга уңышлары да бар. Һәр бозауга тәүлегенә 550 грамм артым алуга ирешә ул. Хуҗалык җитәкчелеге дә аның хезмәтеннән канәгать.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.