„УҢГАННАРНЫҢ УҢГАНЫ УЛ — БЕЗНЕҢ АЛЬФИРА АПА!”

24 Ноябрь, 2017 - 16:39

Авыл хуҗалыгына, атап әйткәндә урындагы хуҗалыкка өч дистә елдан артык фидакарь хезмәтен биргән Альфира апа Галәветдинова турында „Рассвет” җәмгыяте җитәкчелеге дә, бергә эшләгән иптәшләре дә шундый фикердә. Аңарга тиңләшәләр, аңардан киңәш-ярдәм сорыйлар. Коллективта абруйлы, авылда хөрмәтле кеше ул.

Ихтирамны ул көндәлек тырышлыгы, сайлаган һөнәренә тугрылыгы белән яулаган. Иштирәк сөтчелек фермасындагы 200 баш сыер малының 51е — Альфира апаның сөтлебикәләре.

Агымдагы елның ун аенда ул алардан 168300 килограмм сөт савып алган. Һәр сыердан уртача 3300 килограмм, дигән сүз бу.

Фермада үзеннән яшьрәкләр эшләсә дә, алдынгы позицияне бирми тәҗрибәле савучы. Уңганлыгы, эшен җиренә җиткереп башкаруы, тәртип тотуы, җаваплылыгы, яхшы нәтиҗәләре, җитәкчелекнең таянычы булуы белән үрнәк ул яшьләргә.

Афәрин Сезгә, Альфира апа!
Газим ТАЛИПОВ фотосы.