ГРАН-ПРИ — „БАЛКЫШ”ТА — БАЛТАЧЛЫЛАРДА

17 Ноябрь, 2017 - 17:49

Район мәдәният сараенда өч көн дәвамында „Тамаша” республика театр коллективлары фестивале барды. Район өчен бу яңалык булса да (әлегә кадәр республика күләмендәге мәдәни чаралар Балтачта уздырылганы булмады), республика өчен „Алтын тирмә” һәм „Кыңѓыраулар сыңы”ннан соң чиратагы театр коллективлары ярышы. Фестивальнең Гран-приен бәһалаучылар төркеме бертавыштан Балтач „Балкыш” халык театр коллективына бирде. һәвәскәр артистларыбыз чит районнан килгән режиссёр Редик Ганиев җитәкчелегендә Х. Ибраһимовның „Башмагым” пьесасын заманча стильдә сәхнәләштерде.

1нче урында —Дүртөйле районының Зөфәр Солтанов исемендәге татар, 2нче урында — Зилаир районының „Илһам” башкорт, 3нче урында — Кырмыскалы районының „Саткылар” башкорт халык театры коллективлары.

Фестиваль барышы турында мәкаләне гәзитебезнең алдагы санында укыгыз.