САЛЫМ УВЕДОМЛЕНИЕСЕН „ЭКСПРЕСС ТӘРӘЗӘ”ДӘН АЛЫРГА БУЛА

17 Ноябрь, 2017 - 17:46

Республикада яшәүчеләргә салым түләве уңайлы булсын өчен Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы Башкортстан Республикасының төбәк битендә (www.nalog.ru/r02) „Салым уведомлениесе ал” дигән яңа сервис эшли башлады. Исегезгә төшерәбез: физик шәхесләрнең милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.

Сервис салым уведомлениесе прописка адресы буенча почта аша җибәрелгән вакытта бу урында яшәмәгән, шулай ук квитанцияләрне салым инспекциясе офисларында алырга күнеккән кешеләр өчен уңайлы. Салым түләүченең, кайда яшәвенә карамастан, гариза биреп, салым инспекциясенең кайда урнашкан офисларының „экспресс-тәрәзә”сеннән дә уведомление алу мөмкинлеге бар.
Башкортстан Республикасы территориясендә милек объектлары булган барлык салым түләүчеләр дә яңа сервис белән файдалана ала.

РФ Федераль салым хезмәтенең
БР буенча идарәлеге пресса хезмәте.