КИТАПХАНӘ ТӨЗЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ ҖИР КИРЕ КАЙТАРЫЛА

16 Ноябрь, 2017 - 15:03

Район прокуроры гаризасы буенча суд чиновникны һәм аның гаиләсен законсыз рәвештә алынган җир участогын муниципалитетка кире кайтарырга мәҗбүр итә.

Район Хакимиятенең элекке эшләр управляющиена карата хөкем карарының үз көченә керүе судка мөрәҗәгать итү өчен нигез булды. Ул вазифа вәкаләтләре белән законсыз файдаланганы өчен (РФ Җинаятьләр кодексының 285нче статьясы 1нче пункты) шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

2015 елда ул муниципалитет башлыгы белән бергә законсыз рәвештә район китапханәсе челтәре файдалануыннан Иске Балтач авылындагы 33 сутый җирне алган. Соңыннан чиновниклар җирне үз гаиләләренә льготалы файдалануга тапшыруны тәэмин иткән.

Моңа кадәр 600 мең сумлык әлеге участокта үзәк китапханә бинасы төзергә планлаштырылган булган.

Җинаятьтәшеннән аермалы буларак, эшләр управляющие участокны гаилә милкенә рәсмиләштереп өлгергән. Прокуратура җирне законсыз милектән алуны таләп итте.

Суд карарын үтәү күзәтчелек ведомствосы контролендә тотыла.

Радмир ХӘБИРОВ,
район прокуроры вазифаларын үтәүче,
юстиция кече советнигы.