„Әдәби балкыш” күңелләрне нурландырсын

15 Ноябрь, 2017 - 14:59

Яңавыл язучылар оешмасы чирек гасыр юбилеен билгели. Шул уңайдан „Әдәби балкыш” антологиясе дөнья күрде. Яңа китапның исеме җисеменә туры килә. „Замандаш” әдәби берләшмә эшендә актив катнашкан Башкортстанның төньяк районнарында яшәп иҗат иткән 24 авторның әдәби әсәрләре кергән бу җыентыкка. Каләм тибрәтүче шагыйрь һәм язучылар арасында Балтач районыннан дүрт автор бар. Алар балтачлыларга гына түгел, ә шулай ук Башкортстан халкына да таныш дип әйтү бер дә арттыру булмас. Төрле матбугат чаралары игълан иткән конкурсларда җиңүче, әдәби фестивальләрдә лауреат исеменә лаек булучы, „Юлдаш” радиосы аша иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, тыңлаучыларның хуплау тавышларын мулдан җыеп алдынгылыкка чыгучы авторларның Балтачта яшәп иҗат итүе матур күренеш. „Замандаш” әдәби берләшмәсенең җаваплы секретаре Фәрит Суфияров билгеләвенчә, һәркайсының сәнгать сөючеләргә әйтер сүзе, җиткерер фикере булуы бүген хакыйкать. Антологиягә төрле буын вәкилләре әсәрләр, адәм баласын борчыган шактый сораларга җавап эзләве белән тирән мәгънәгә ия. Роза Гәрәева, Мөкәтдис Самиев, Гөлшат Галина – Ихсанова, Рима Вәлиева – Каһармановаларның үткен каләме белән язылган шигырьләр һәм хикәяләр әдәбият сөючеләрнең күңелендә аваздаш хисләр уятырлык. Тормыш тәҗрибәсе, мәңгелек сорауларга җавап эзләү, хис-тойгылар дулкыны укучыларны битараф калдырмас...
Чынында әдәби оешманың максаты башлап язучыларны берләштерү, талантлы яшьләрне әдәбият мәйданына чыгарудан гыйбарәт. „Замандаш” моңа тугры калды һәм тормышка ашырды. Каләм тибрәтүчеләрнең әсәрләрен бүген укучы көтеп кала икән, димәк, ул аңа мохтаҗ дигән сүз. Җир йөзендәге аклык һәм пакьлеккә мәдхия җырлаган әсәрләр янә дөнья күрсен дигән теләктә калыйк. Күңелләрне тормыш юшкыныннан арындырыр өчен нәфис сүз бик кирәк әле.
Рифина НИГАМӘЕВА.