Балтачта „Тамаша” республика театр коллективлары фестивале башланды

15 Ноябрь, 2017 - 14:36

Балтач район мәдәният сараенда бүген „Тамаша” республика театр коллективлары фестивале ачылды. Театр сөючеләрне жюри рәисе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, заман драматургиясе үзәгенең художество җитәкчесе Зиннур Сөләйманов һәм район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов сәламләде. Фестивальне ачу хокукы балтачлыларга — „Балкыш” халык театрына бирелде.

Коллектив Х.Ибраһимовның „Башмагым” пьесасын заманча үзгәрештә сәхнәгә куйды. Рольләрне Камилә Халикова, Алсу Әхмәтсафиева, Данил Хөснуллин, Альбина Гыйләҗева, Гөлназ Шәрифуллина, Әлфинә Нуркаева, Дамир Хәйртдинов, Гүзәлия Әхмәтҗанова, Раиль Мостафин, Шаһит Фәрхуллин, Илмир Фәридонов, Марат Хәйруллин, Максим Әхтәриев, Руслан Халиковлар уйнады. Спектакльне сәхнәгә режиссёр Р.Гәниев куйды, рәссамы Л.Әмиров, тавыш операторы Руслан Кабулов, ут яктыртучы оператор Айрат Имамов, парикмахер Миләүшә Гыйльмиярова.

Декорацияләр, костюмнар, һәвәскәрләрнең уйнау стиле, музыка — бар да заманча. Беренче карашка, „Башмагым” пьесасы танырлык та түгел кебек. Әмма пародия, фарс дәрәҗәсенә күтәртелгән постановка тамашачы игътибарын сәхнәдә тотарга мөмкинлек бирә.

Бәлки, бүген театр өчен шушы „зрелишность” сыйфаты кирәктер дә. Балтач театры, гомумән, Балтач сәхнәсе өчен бу яңалык бераз көтелмәгән. Спектакльнең хәтта ошадымы, юкмы икәнен аерымачык әйтеп булмый — тамашачы „шок хәлендә”, алкышларга да онытты кебек.

Ә һәвәскәрләрнең уены, традицион стильдә булмаса да, образга һәм сюжетка керүе мактауга һәм алкышларга лаек иде.
Бүген төштән соң Дүртөйле, Илеш, Бишбүләк, Ишембай һәм Тәтешле театр коллективлары жюри һәм Балтач тамашачысы алдында имтихан тотачак.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.