Эш сөйгән — бәхетен табар

15 Ноябрь, 2017 - 12:13

Гомер буе колхозда көч салган, Солтангол авылында яшәүче Сәлим абый һәм Вәсия апаның бердәнбер уллары Сәетҗан кечкенәдән йорт мәшәкатьләрен, мал карау, кош-корт үстерү кебек эшләрне күреп үсә. Шуңа да мәктәпне тәмамлаганда егетнең карары ныклы була. Ул авылда калырга исәп тота. Балтач һөнәрчелек училищесына укырга керә. Тракторчы һөнәре буенча дипломын кулына алу белән, Сәетҗан Фазлыев туган авылында хезмәт юлын башлый. 1976—1978 елларда Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, туган ягына кайта.

„Чулпан” хуҗалыгында механизатор булып эшли башлый. Егет тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән эшләп, алар белән ярышып, яхшы күрсәткечләргә ирешә бара. Ал-ялны белми, җиң сызганып эшләве, техниканы карап, вакытында саклап йөртә белүе өчен колхоз идарәсенең Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләре белән билгеләнә. Механизаторның тырышлыгын хуҗалык җитәкчелеге генә түгел, районда да бәһалыйлар.

„ Алдынгы чакларда Уфада үткән комсомол конференцияләрендә катнашырга туры килде”, —дип искә ала ул вакытларны Сәетҗан Сәлим улы. Аның тырыш хезмәте БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан да тиешле бәя ала.

„Сайлаган һөнәремнән тайпылмадым, яратып эшләдем һәм әле дә канәгать булып эшлим. Көпчәкле техникада гомер үтте инде”, —дип елмая, бүгенге көнне „Дельмиев индивидуаль предприятиесе”ндә көч салган механизатор.

Чынлап та Сәетҗан Фазлыевның туган җирендә эшли башлавына 40 ел булган. Халык телендә, эш сөйгән— бәхетен табар, дигән әйтем бар. Бу юллар нәкъ Сәетҗан абый турында әйтелгән кебек. Ул да бәхетен туган җирендә, тырыш хезмәттә тапкан.
Гомерен балалар укытуга багышлаган Янбай авылы кызы Рәфинә Әмирҗан кызы белән гаилә кора егет. 1980нче елның 13 гыйнварында яшьләр комсомол туен үткәрәләр. Бигелде авылында йорт салып, 1 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Бүген кызлары үзаллы көн итәләр. Һәркайсы эшләрендә яулаган казанышлары һәм оныклар шатлыгы белән әти-әниләрен куандырып яшиләр. Кызганычка каршы, бу бәхетле гаиләне бала кайгысы да читләп үтми — газиз уллары вакытсыз фани дөньядан китә. Тормыш шулай сынаса да, авырлыкларга бирешми, хезмәтеннән ямь табып, төшенкелеккә бирешми яши бирә Рәфинә апа һәм Сәетҗан абый Фазлыевлар.

Бүген Сәетҗан Сәлим улы гомеренең алтын көзен каршылый. Күпме еллар, сынаулы юллар үткән. Гомере һич кенә дә мәгънәсез яшәлмәгән.

Тормыш йөген тигез тарталар. Тугры тормыш иптәше, кызлары, кияүләре, оныклары янәшә булганда югары максат белән алга баралар. Балаларның уңышларына сөенеп, сәламәт булып, озын-озак еллар тигезлектә яшәргә язсын хөрмәтле авылдашларыбызга.
Эльнара ИСХАКОВА-ФӘТКУЛЛИНА.