Тамаша балалар күңеленә хуш килде

15 Ноябрь, 2017 - 11:21

10 ноябрь көнне Көмьязы авылы китапханәсенә (җитәкчесе Гөлнара Солтанова) „Колобок” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен тамаша карарга чакырдылар. Өлкәннәр төркеме „Кояшкайлар” бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Балалар тамашадан зур фәһем алып кайтты.

Дөньяда бик күп төрле әкиятләр бар. Бала өчен әкият фантазия, уйдырма гына түгел, бала өчен әкият чынбарлыкның чагылышы. Әкият — халыкның рухи хазинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге, иң асыл сыйфатлар тупланмасы. Китапханәнең театр түгәрәгенең кече төркеме Р. Корбанның „Куркуын җиңгән куян” әкиятен сәхнәләштергән. Укучылар рольләрне зур осталык белән башкардылар. Костюмнарның бик килешле итеп әзерләгәннәр. Әкият бик матур, зәвыклы, тирән мәгънәле булды. Кечкенә нәниләр әкиятне зур кызыксыну белән карадылар.

Укучы абый-апаларына рәхмәт әйттеләр. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре әниләр көненә әкият әзерләгәннәрен сөйләделәр һәм үзләренә кунакка килүләрен сорадылар.
Лилия ДӘҮЛӘТОВА,
„Колобок” балалар бакчасы „Кояшкай” төркеме тәрбиячесе.