Райондашларыбыз югары исемнәргә лаек булды

14 Ноябрь, 2017 - 16:50

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы тәрбиячесе Рәйсә ГЫЙБАДУЛЛИНАга „Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең почётлы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Әйтергә кирәк, Рәйсә Гасыйм кызы 25 ел дәвамында мәгариф өлкәсендә намуслы көч сала.
Махсус дисциплиналар буенча укытучы Лариса ХӘТМУЛЛИНА „Башкортстан Республикасы мәгариф алдынгысы” билгесе белән бүләкләнде. Лариса Фатыйх кызы 24 ел дәвамында биредә эшли. Райондашларыбызны мондый югары исемнәргә лаек булулары уңаеннан котлыйбыз. Арытабан да тынгысыз эшләрендә уңышлар телибез.