Солдат олы ышанычны аклар

14 Ноябрь, 2017 - 11:15

Ватан сакчылары сафлары сигез балтачлы белән тулыланды. Көзге чакыру кампаниясе барышында хәрби хезмәткә яраклы дип танылган егетләрнең беренче төркемен күркәм бер традиция буенча тантаналы озату чарасы үтте. Анда булачак солдатларның әти-әнисе, туганнары, якыннарыннан тыш урыннардагы биләмә башлыклары катнашты.

Биредә җанлы аралашу, яшьләргә үгет-нәсихәт бирү игътибарны җәлеп итте. Җитди кыяфәттәге егетләргә сүз куштым. Штәнде авылыннан Азат Әхмәров Уфа тимер юллар транспорты техникумын тәмамлаган. Өч бертуган апа-сеңелләре янындагы бердәнбер егет хәрби хезмәттә сынатмаска исәп тота. Кемерово шәһәрендә хезмәт иткән әтисе Рәфис Рәүф улы үткәннәрен уңай яктан искә ала.

Көндәшле авылыннан Руслан Фаләсупов исә Екатеринбург энергетик колледжын тәмамлаган. Дипломлы белгеч солдат буларак үзен яхшы яктан күрсәтер, дип өметләнә әнисе Алсу Фаләсупова. Иске Ямурза авылы егете Алексей Валиуллин Уфада колледж тәмамлаган. Белгечлеге буенча янгын сүндерүче. Әтисе Игорь Миңнегалиевич аңа кече чактан су асты кораблендә хезмәте турында күп сөйләгән. Шуңа хәрби хезмәт әһәмиятен яхшы күз алдына китерә ул. Иске Янбай авылыннан Фәрит Сафетдинов Пышма шәһәрендә техникум тәмамлаган. Абыйсы Ильмар ның хезмәтен ул үрнәк итеп алган. Район үзәгеннән Илшат Шәйхуллин хезмәт юлын Нефтекама шәһәрендә „Нефаз”берләшмәсендә штамповщик буларак башлаган. Абыйсы Динар Кавказда хезмәт итеп кайтканнан соң энесенә ул чор хатирәләре белән уртаклашып, хезмәткә рухи яклап аны әзерли.

Бу көнне Нөркә авылыннан ике егет хезмәткә юлланды. Ридәл Низаметдинов Нефтекама машина төзү колледжын тәмамлаган. Аның өчен өлге булган әтисе Назыйф һәм зур әтисе Габдрәүф Низаметдин улы якты дөньяны калдырганнар инде. Әфганстанда һәм Бөек Ватан сугышы явында хезмәт иткән солдатларның батырлыклары белән урынлы горурлана егет. Алар үрнәгендә хәрбиләр темасы үзенә бик якын. Аның авылдашы Раиль Фаридонов Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Ничә еллар элек ил чиген саклаучы әтисе Наил Кави улы, туганнары, абыйлары булганга хәрби хезмәтне һәр егет үтәргә тиеш, дип уйлый. Өлкәннәр кебек үк тиешле хезмәт итүне хуп күрә. Тибел егете Рихард Мухамадеев Урал федераль машина төзү производствосы университетын тәмамлаган. Әнисе Татьяна Сафиуллина аны 3 яшьтән опекага алып тәрбияләп үстергән булган. Булдыклы улы хезмәттә сынатмасына ышана ана кеше...

Аралашуда — җылы мөнәсәбәт, теләкләр. Төгәл боерык яңгырау белән егетләр бер сафка тезелде. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов: „ Хәзер егетләр өчен җаваплы вакыт башлана. Туган якны калдырасыз. Ил сакчылары лаеклы хезмәт итәрсез, райондашларыгыз белән сездән тик яхшы хәбәр көтәрбез. Калининградтан алып Сахалинга кадәр юлланып хезмәт итүегез бар. Тик яхшы яңалыклар булсын. Лаеклы хезмәт итеп кайтыгыз,”—дип сүзне район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль сәясәт буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Фиолида Галимҗановага бирде. „Һәрберегез өчен бу көн аеруча хәтердә кала торган. Ватанга хезмәт иткәндә сезне якыннарыгыз өзелеп көтүен белегез. Бер ел үтеп китәр, ул сезнең яхшы хезмәт чоры булып хәтерегездә калсын. Исән-имин кайтуыгызны көтеп калабыз,”— диде Фиолида Тависьян кызы, ата-аналар фикерләрен тойгандай.

Бераз моңсу тантана санаулы мизгелдә үтте дә китте. Солдат өчен башка чак белән чагыштырганда озынрак тоелган вакыт башланды. Тормышларында ышанычны аклау чоры булып калыр ул. Дөньялар тыныч булып, имин хезмәт итеп кайтсыннар.
Рима ВӘЛИЕВА.