„ТАМАША”НЫ ТАМАША КЫЛЫРГА КИЛЕГЕЗ!

14 Ноябрь, 2017 - 11:04

15,16,17нче ноябрьдә район мәдәният сарае „Тамаша” республика фестивалендә катнашучы унөч халык театр коллективын кабул итә. Ун ел дәвамында районда үткәрелеп килгән конкурс быел беренче тапкыр республика күләмендә үткәрелә. Фестиваль турында район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир ХӘМӘТОВ сөйли:

—Районда башлангыч алган „Тамаша” фестиваленең республика дәрәҗәсенә чыгарылуы һәм бу күләмле чараның Балтачта үтүе район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре өчен бер үк вакытта шатлыклы да, бик җаваплы да вакыйга. Фестивальдә катнашырга теләк белдереп гариза бирүче коллективлар арасында күрше районнар һәвәскәрләре генә түгел, ерак араларга карамый, Балтач тамашачысы алдында имтихан тотарга килүче һәвәскәр артистлар да бар. Барлык катнашучылар да бай тәҗрибәле, күптән инде „халык” исемен яулаган һәм кызыклы спектакльләре белән даими исбатлап килгән „җитди” коллективлар. Шуңа да бәйге югары дәрәҗәдә үтәчәгенә шик юк.

15нче ноябрьдә 10.00 сәгатьтә „Тамаша” республика фестивален ачу тантанасы була. Иң беренче булып балтачлылар — „Балкыш” татар халык театры бәйге тотачак. Хәйбулла Ибраһимовның „Башмагым” спектаклендә төп рольләрне Данил Хөснуллин, Камилә Халикова, Алсу Әхмәтсафиева, Альбина Гыйләҗевалар уйный. Коллективның көярмәннәрен, театр сөюче тамашачыларыбызны, патриот хисле райондашларыбызны тамаша залында көтеп калабыз.

М.Кәрим исемендәге яшьләр милли театрының сәнгать җитәкчесе, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Мөслим Кулибаев җитәкчелегендә бәһалаучылар төркемендә республикабызның абруйлы театр әһелләре, белгечләре тупланган. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларына Башкортстанның Театр эшмәкәрләре берлеге рәисе, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Хөрмәт Үтәшев, республика халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Калмурзина, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаевлар үз фикерен, тәкъдим һәм тәнкыйтьләрен белдерәчәк.

Нәтиҗәдә, ике көн иртәдән кичкә кадәр спектакльләрне карап, анализлаганнан соң, 17нче ноябрьдә 15.00 сәгатьтә фестивальне ябу тантанасында Гран-при иясе, I, II, III дәрәҗә лауреат исемнәрен яулаучылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Түбәндәге афишадан күренүенчә, фестиваль барышында төрле телләрдә спектакльләр карау мөмкинлеге булачак. Жанрлар да төрле. Комедияләр күбрәк. Трагедия, трагикомедия, музыкаль комедия, хәтта Благовещен районының балалар театры сәхнәләштерүендә әкият тә күрсәтеләчәк. Мондый мөмкинлек сирәк була. Ике көнне бергәләп театр дөньясында үткәрик, райондашлар. „Тамаша”ны тамаша кылырга рәхим итегез!

15нче ноябрь
10.30 сәг. Балтач районы „Балкыш” татар халык театры Х.Ибраһимов, „Башмагым”, комедия
12.30 сәг. Благовещен районы „Креатив-MIX” иҗади берләшмәсе Г.Х. Андерсен, „Девочка со спичками” әкияте буенча, „Невыдуманная история”
15.00 сәг. Дүртөйле районы З. Солтанов исемендәге татар халык театры Т.Миңнуллин, „Нәзер”, трагикомедия
16.35 сәг. Илеш районы „Чагыл” татар халык театры Л.Лерон, „Кычыткан чыпчыгы”, комедия
18.30 сәг. Бишбүләк районы Чуваш халык драма театры Б.Чиндыков, „Ласточка”, моноспектакль
19.25 сәг. Ишимбай районы „Зөбәржәт” башкорт халык театры М.Кәрим, „Љыџ урлау”, комедия
21.00 сәг. Тәтешле районы „Илһам” татар халык театры Н.Гаетбай, „Кызлар килде авылга”, комедия

16нчы ноябрь
11.00 сәг. Яңавыл районы „Хәят” татар халык театры Т.Миңнуллин, „Диләфрүз-Rimake”, музыкаль комедия
12.50 сәг. Миякә районы „Йәдкәр” башкорт халык театры А.Ягудин, „Тутый љош”, музыкаль комедия
15.00 сәг. Мишкә районы „Аманат” театр коллективы Р.Аллаярова, „Ѓәфү ит, әсәй!”, трагедия
16.10 сәг. Кырмыскалы районы „Сатљылар” башкорт халык театры И.Абдуллин, „Тиле йәшлек”, комедия
18.00 сәг. Зилаир районы „Илһам” башкорт халык театры Т.Миңнуллин, „Ай булмаһа, йондоџ бар”, драма
20.00 Борай районы Татар халык театры Р.Мансуров, „Саттар картның инопланетяннары”