Китапларыгыз — котлы, ә илһам канатларыгыз нык булсын, яшьләр!

14 Ноябрь, 2017 - 10:37

17нче ноябрьдә "Китап" нәшриятында (Уфа, Октябрь проспекты, 2нче санлы йорт, актлар залы, сәгать 11.00 дә) әдәби фестиваль оештырыла. Анда ун яшь язучы һәм шагыйрьнең соңгы ике елда "Яшьләр тавышы" сериясендә дөнья күргән китаплары тәкъдим ителәчәк. Арада якташыбыз Гөлия Гәрәеваның җыентыгы да бар. Укыгыз: https://vk.com/club147944323.