ҮСМЕРЛӘР ЭЧКЕЧЕЛЕГЕ

14 Ноябрь, 2017 - 10:16

Спиртлы эчемлекләрне, шул исәптән сыраны, куллануның барлык төрләре дә алкоголизм термины белән атала. Алкоголизм эчкеченең сәламәтлегенә, тәртибенә, һөнәри осталыгына, хезмәтенә, әйләнә-тирәсендәге кешеләр белән мөнәсәбәтенә начар тәэсир итә. Иртә башланган алкоголизация — 16 яшьтә алкогольнең исертерлек дозаларын тату һәм 16 — 18 яшьтә хәмерне даими куллану аеруча куркыныч. Организм күпме яшьрәк булса, эчкечелеккә шулкадәр тиз бирешә. Үсмерләр төркемендә шаярып башланган „кәсеп” кыска вакыт эчендә төзәтеп булмас бәлага — алкоголизм авыруына китерә.

Үсмер дус-ишләремнән калышмыйм, компаниядә үземнең дәрәҗәмне төшермим, дип яки гади кызыксынудан хәмергә үрелергә мөмкин. Аның тәртибен бик күп очракта неформаль төркем билгели. Эчкече яшьтәшләре төркеменнән чыгу алкоголь куллануны туктату дигән сүз түгел. Үсмер яңадан эчкече компания эзли башлый. Бөтенләй „ычкынганчы” — бернәрсә белмәслек хәлгә кадәр эчүне үсмерләр „егетлек” дип санап баштарак шаярса да, 3-4 айдан бу гадәткә, җиңеп булмас һәвәслеккә әверелә. Үсмер баштарак ара-тирә, очраклы рәвештә генә эчсә, соңыннан „сәбәпне” үзе эзләп таба башлый. 2 —4 ел эчендә яшь организм спиртлы эчемлекләр белән агуланып, үсмер алкоголизм белән авырый.

Спиртлы эчемлекләрне озаграк кабул иткән саен, үсмернең хәтере начарая, онытылу өзеклекләре еш һәм озынрак була башлый. Махмыр синдромы барлыкка килә. Үсмер кәефсезләнә, үз-үзенә ышанмый, шикләнә, әйләнә-тирәдәге кешәләрнең фикереннән курка. Йокысызлыктан интегә, начар төшләр күрә, нык тирли, куллары калтырый, ашыйсы килми башлый. Махмыр синдромы — хроник алкоголизмның төп симптомы. Шәхес үзгәрә: аның тәнкыйтькә, әхлакка, эшкә сәләте бетә. Ул укуга, гомумән, спиртлы эчемлекләрдән башка бөтен нәрсәгә дә битараф. Гадәттә тыныч холыклы үсмер, алкогольле эчемлекләр белән „дуслашкач”, урамның „куркынычына” әйләнә.

Үсмер яшьтәге алкоголизмның социаль нәтиҗәләре дә озак көттерми: мондый шәхесләр уку һәм эштән баш тарта, асоциаль төркемнәргә эләгә, ышанучан булулары аркасында төрле җинаятьләр кыла. Мондый авыруларның күбесе үз-үзенә кул сала. Эчкечелек аркасында үсмер үзе генә түгел, аның якыннары да интегә. Эчкече кеше гаебе белән автомобиль фаҗигасендә кеше гомерләре өзелергә мөмкин.

Дөньяда бер генә ата-ана да баласының алкоголизм белән авыруын теләмидер. Теләмәү аз, бу куркыныч гадәт белән көрәшергә, эчкечелек юлына киртәләр куярга кирәк. Вакытында куярга, соңламаска. Үсмернең проблемалары белән кызыксыну, игътибарлы булу, аның белән бергә сәламәт яшәү рәвеше алып бару бәланы туктатырга ярдәм итә. Ялгызыгыз көрәшергә авыр булса, көчегезнгең җитмәвен тойсагыз, махсус үзәкләргә,белгечләргә мөрәҗәгать итүдән куркмагыз.
Булат СУФИЯРОВ,
фельдшер-нарколог.