„УЛЫГЫЗГА ҮРНӘКЛЕ ТӘРБИЯ БИРГӘНЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!”

14 Ноябрь, 2017 - 10:15

Нәкъ шулай дип язылган батальон командиры тарафыннан Түбән Иванай авылына, Минилкаевлар исеменә юлланган Рәхмәт хатында. Хәрби бурычын намус белән үти, иптәшләренә үрнәк күрсәтә Юлиан Максим улы. Тиздән аның кайтыр вакыты җитә.

Юлианны горурланып көткән гаиләсе — әтисе Максим Миншакирович, әнисе Алёна Николаевна, сеңелесе Изольда һәм нәни энесе Тимофей аны яңа өйдә каршы алачак. „Юлиан киткәч, төзеп бетердек. Шатлыгыбызга шатлык өстәп улыбыз хезмәт иткән хәрби частьтан яхшы хәбәр килде. Олы куанычыбызны яратып укыган гәзитебез, аның битләре аша райондашларыбыз белән уртаклашырга дип килдем”, — ди Максим Миншакирович.

Юлиан Түбән Иванай урта мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Первоуральск металлургия колледжында җылыту системалары буенча техник белгечлегенә ия булган. Узган елның ноябрь аенда РФ Кораллы көчләре сафларына алынган. Хәрби хезмәтен мото-пехота полкының ремонтчылар бригадасында үтә Юлиан.

„Юлиан Максимович хәрби әзерлек һәм тәрбиядә югары күрсәткечләргә иреште, лаеклы рәвештә батальонның иң яхшы хәрбиләренең берсе булып исәпләнә. Бөек Русиянең Ерак Көнчыгыш чикләрен саклаучы улыгыз — хезмәттәшләренә һөнарманлык һәм тәртип өлгесе, батальонның горурлыгы. Улыгызга үрнәкле тәрбия биргәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм”, — диелә Рәхмәт хатында. Яхшы хәбәрең артыннан сау-сәламәт туган ягыңа кайт, яңа өегез тупсасын сөенечләр белән атлап кер, Юлиан!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.