САЛЫМНАРНЫ „ШӘХСИ КАБИНЕТ”КА КЕРЕП ТҮЛӘП БУЛА

14 Ноябрь, 2017 - 10:13

„Шәхси кабинет” белән кулланучы салым түләүчеләргә 2016 ел өчен милек салымы уведомлениеләре электрон төрдә, нәкъ шушы „Шәхси кабинет”ларына җибәрелә. Парольләрегезне онытсагыз, аларны яңадан үзаллы тергезеп була — яңа опция барлыкка килде.

„Шәхси кабинет”ыгызга керү паролен онытсагыз, аны салым инспекциясе офисында яки күп функцияле үзәкләрдә яңадан үзгәртеп алып була. Моның өчен паспорт һәм ИНН кирәк.

Шулай ук „Шәхси кабинет”та яңа опция дә барлыкка килде — парольне үзаллы тергезү мөмкинлеге. Моның өчен „Профиль” бүлегендә электрон почта адресы буенча парольне тергезүгә рөхсәт турысына билге куярга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: „Шәхси кабинет” сервисында милек объектлары һәм транспорт чаралары турында мәгълүмат белән генә түгел, 2016 ел өчен исәпләнгән салым суммалары белән дә танышырга була, шулай ук салым түләү өчен квитанция һәм уведомлениеләрне дә алу мөмкинлеге бар. Салымнарны „Шәхси кабинет” аша түли аласыз. Бу эшне 1 декабрьдән соңга калмый башкарырга кирәк.

РФ Федераль салым хезмәтенең
БР буенча идарәлеге пресса хезмәте.