ӨЙЛӘРГӘ МИЛЕК ХОКУКЫН РӘСМИЛӘШТЕРЕРГӘ АШЫГЫГЫЗ!

13 Ноябрь, 2017 - 17:31

Бинаны рөхсәтсез төзегән шәхеснең бу объектка милек хокукы булмый. Ул рөхсәтсез төзегән бинасын сатарга, бүләк итәргә, арендага бирергә һәм аңа карата башка килешүләр төзергә хокуксыз. Рөхсәтсез төзелгән бинаны төзегән кеше үзе яки үз исәбеннән сүттерергә тиеш.

РФ Гражданнар кодексына ярашлы, рөхсәтсез төзелгән бина — ул билгеләнгән тәртиптә бирелмәгән яки рөхсәт ителгән куллану буенча әлеге объект төзелергә тиеш булмаган җир участогында, яки тиешле рөхсәт документларыннан башка һәм төзелеш нормаларын, кагыйдәләрен бозып төзелгән бина.

Төзелгән торак өйне сүтү кебек күңелсез хәлләр булмасын өчен закон бина төзелгән җир участогы шәхеснең милкендә, аңа гомерлек мирас итеп бирелгән яки даими кулланылыштагы арендада (вакыты чикләнмәгән) булса, рөхсәтсез төзелгән йортларны законлаштырырга мөмкинлек бирде. Әмма бу очракларда да рөхсәтсез төзелгән бинага суд тарафыннан яки законда каралган башка юл белән милек хокукы танылсын өчен бер үк вакытта өч шарт үтәлергә тиеш: шушы җир участогында шушы объектны төзергә рөхсәт кәгазе булса, судка мөрәҗәгать иткән көнгә төзелгән бина рөхсәт документациясендәге параметрларга туры килсә, шушы объект башка кешеләрнең хокукларын бозмаса һәм гражданнарның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч белән янамаса.

Рөхсәтсез төзелгән бинаны законлаштыру өчен гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән бергә шушы торак йортка ведомствоара комиссия нәтиҗәсен (аны алу өчен район Хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк), әлеге торак йортка беркемнең дә хокукы теркәлмәгәнлеге турында Росреестрдан өземтә, әлеге өйдә яшәгәнлеге, шулай ук, билгеле булса, кайчаннан башлап яшәгәнлеге турында авыл биләмәсеннән белешмә, җир участогына документлар, район архитекторыннан элек төзелешкә рөхсәт бирелмәве турында белешмә, дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (аның күләме һәр конкрет эшкә аерым билгеләнә) тапшырыла.

Әлеге вакытта Дәүләт Думасына рөхсәтсез төзелеш объектлары турында закон проекты кертелде. Проектта рөхсәтсез төзелеш объекты дип танылган бинаны төзегән кеше сүтәргә тиеш дип билгеләнә. Куелган вакытка торак объекты сүтелмәгән очракта 20 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә. Рөхсәтсез объект төзегән кеше үз ирке белән бинасын сүтмәгән очракта проектта җир участогын алу күзаллана.
Әлегә бу документ закон проекты гына. Ул кабул ителәчәкме, юкмы, нинди формада кабул ителәчәк — әлегә билгесез. Әмма, киләчәктә күңелсез хәлгә тарымас өчен — үз көчегез белән төзегән, берничә ел яшәгән өегезгә хокук рәсмиләштергәндә проблемалар килеп тумасын дисәгез, милкегезне бүген үк кайгыртыгыз.

Рөхсәтсез төзелгән объектларны законлаштыру буенча мәсьәләләр килеп туган очракта Иске Балтач авылы, 1нче Май урамы, 1нче йорт адресы буенча Башкорт республика адвокатлар коллегиясенең Балтач районы филиалына мөрәҗәгать итә аласыз.
Фәнзәл СИНӘТУЛЛИН,
адвокат.