„НАРКОТИКЛАРСЫЗ ТОРМЫШ”

13 Ноябрь, 2017 - 17:28

Агымдагы елның ун аенда республика территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә үсмерләр тарафыннан һәм алар катнашлыгында 43 җинаять кылынган. Узган елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу 15 очракка азрак (25,9 процентка). Әмма бу саннар һич кенә дә үсмерләр арасында наркотиклар белән кызыксыну кимеде, дигән сүз түгел. Бары бу өлкәгә игътибар һәм кисәтү эшен күбрәк багышларга этәргеч кенә. Шул максаттан 13 ноябрьдән алып 22 ноябрьгә кадәр республика территориясендә „Наркотикларсыз тормыш” дип аталган комплекслы ведомствоара профилактик акция үтә.

Медиклар соңгы елларда үсмерләр наркоманиясенең тагын да „яшәрүен” билгели: кайбер балалар наркотикларны 12-13 яшьтә үк татып карый. Тикшерүчеләр үсмерләр наркоманиясенең сәбәпләрен өч төркемгә бүлә: биологик, психологик һәм социаль факторлар. Биологик факторларга баш миендәге үзенчәлекләр керә. Шул үзенчәлекләр аркасында үсмернең наркотикка өйрәнүе тиз барлыкка килә.

Еш кына үсмерләр наркоманиясенә этәргеч булып психологик проблемалар тора: психологик өлгереп җитмәү, теләгәнне, ахырын уйламый, тиз генә кулга төшерү, рәхәткә генә омтылу. Үсмерлек чоры — кешенең гәүдәсе, психикасы, гормональ фонының тиз үзгәргән вакыты. Бу чорда аның „мин” образы да үзгәрүчән була. Шуңа да наркоманиягә ылыгу өчен бу бик уңай вакыт. Бала өлкән кешегә әверелә: үзаллылык өчен көрәшә, аңарда бунтарлык көчле була, үзен-үзе бәһалавы „мин — булдыксыз”дан алып „мин — бик текә”гә кадәр кинәт үзгәреп кенә тора, ул яңа тәэссоратларга, яшьтәшләре белән киң аралашуга омтыла.
Нәкъ шул вакытта социаль сәбәпләр дә барлыкка килергә мөмкин: үсмернең төркемдәшләреннән калышасы килми, ул үзенең абруен күтәрергә һәм яшьтәшләре алдында үзен күрсәтергә тырыша. Үсмерләр арасында наркомания күп очракта ата-аналар ягыннан тиешле игътибар җитмәгәндә, үсмер асоциаль төркемнәргә эләккән очракта барлыкка килә. Белгечләр тагын шуны да билгели: социаль факторлар сәбәпче булганда наркотикларны вакыты-вакыты белән, бәйлелексез куллану турында сүз барса, психологик һәм биологик факторлар үсмерне наркоманиянең авыр формасына китерергә мөмкин.

Хөрмәтле ата-аналар, тәрбиячеләр! Үсмерлек чорында улыгызга яки кызыгызга, укучыгызга карата аеруча игътибарлы булырга, аның тәртибендәге, үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрнең сәбәбен ачыкларга, үсмергә вакытында ярдәм кулы сузарга өндибез. Өлкәннәр битарафлыгы бала язмышы өчен аяныч булырга мөмкин.

22.00 сәгатьтән соң 18 яше тулмаган бала өлкән апасы, абыйсы, дусты түгел, бары тик ата-анасы озатуында гына урамга чыгарга тиеш. Төнге урам, төнен төркемнәр белән күңел ачу, вакыт уздыру бервакытта да яхшыга өндәми, уңай гадәтләргә өйрәтми. Шул хакта онытмасагыз иде.
Гөлшат ДӘҮЛӘТОВА,
РФ Эчке эшләр министрлыгы
Балтач районы буенча бүлекчәсенең
балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы.